Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Җәннәт әниләрнең аяк астында

Авылымның исеме Урта Тигәнәле, Туып үстем шушы авылда. Нигезләре борынгыдан килгән, Бәетләре аның китапта. Түбәнлеккә авылым урнашса да Табигате аның бик матур. Ә кызлары биткә чибәр, кулга уңган, Егетләре – булган һәм батыр. Еллар үтеп гомер узган саен Авыл яши, акрын үсә, яңара. Таш пулатлар бизи авылымны, Уртасында калкый манара...

Һәрбер кеше өчен туган авыл, туган төбәк иң якын, иң газиз почмак. Синең өчен авылың иң матуры, иң нурлысы...

Ул синең балачак хатирәләрен саклый. Кыр-болыннарында аның, көтүдән кайткан сыерларны урам балалары жыелышып саклаганда, уеннар уйнап кычкырган бала тавышлары сакланган төсле...

Челтерәп аккан саф чишмә тавышлары да күңел моңнарында...

Ә күршеләр, алардан да якынрак кеше була аламы икән?!

Мин үскәндә бикле капкалар юк иде шул. Тирә- күрше бер гаилә сыман яши иде...

Өйләр мичкә утын ягып җылытылып, керләр кул белән юылып, инешкә алып төшеп чайкалса да, хатын-кызларның җыелышып кич утырып бәйләү бәйләп, чигеп, намазлыклар тукырга вакытлары калган...

Бала чагым үткән өй янына барып эләксәм, күрше Хамматвәгыйз абзый сызгырып алма ашарга чакырыр төсле.

Муса абый белән Рузалия апаларның өй морҗаларында күренгән төтен алар да бүген җәймә пешерәләр дигән уй тудыра...

Авылым якын ныклы белем биреп, тормыш юлына аяк басарга булышкан данлыклы, абруйлы, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы укытучылар укыткан мәктәбе белән. Бу хөрмәтле сыйныф җитәкчем Сания апа, укытучыларым Бәдертдин абый, Клара апа. Сезнең алда барлык укыткан укучыларыгыз исеменнән баш иям. Барчагызга исәнлек-саулык телим.

Әлбәттә, авылның төп бизәге гомер биргән әтием һәм әнием.

Минекеләр шушы авылда туып, гомерләре авылдашлар арасында, авыл хуҗалыгында эшләп үтте.

Әтием Галимҗан 50 ел хезмәт итте, әнием Асия – 40 ел.

Әтием һәм әнием, икесе дә күп балалы гаиләләрдә беренче балалар булып туу сәбәпле, тормыш авырлыкларын яшьли җилкәләренә алырга туры килгән.

Әтием 14 яшьтән көтү көтсә, әнием 15 яшьтән фермага сыер савучы булып эшкә урнашкан, 18 яшендә алдынгылар рәтендә булуын истәлеккә төшкән фотосүрәтләре дәлилли.

28 яшьлек егет 20 яшьлек кызга өйләнеп, матур гаиләдә 13 ел дәверендә 2 ул һәм 2 кыз дөньяга киләләр. 44 ел дәвамында 2 тапкыр нигез алыштырып өйләр салып чыгып, бик күп агачлар утыртылган. Ике нигездә дә әтием кулы белән утыртылган агачлар җимешләрен биреп тора.

Шушы чор эчендә 4 баланы аякка бастырып, барсына да югары белем биреп олы тормыш юлына озатканнар. Бүгенгесе көндә 8 оныклары бар.

Кызганыч, әтиемнең вафатына 4 ел. Бераз гына алтын туйларын җиткерә алмадылар. 2 мартта бергә яши башлауларына 50 ел булыр иде.

Әнием ялгыз түгел. Энем Айнур, сеңлем Гүзәлиянең ике кызлары Айсылу һәм Язиләнең беренче адымнарына, барлык уңышларына куанып, шатланып яши. Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә өй гөрләп тора. Гаилә учагына читтән балалар һәм оныклар җыелышып 15 тән артып китә. Һәрвакыт ачык йөз һәм мул ризыклы өстәлләр артында барлык туганнар белән әниебез җитәкчелегендә булу – барыбыз өчен дә шатлык, бик зур бәхет.

Күршедә генә бертуган сеңлесе Наилә апабыз яши. Ул безнең өчен икенче әни. Бу ике көчле шәхеснең биргән дөрес киңәшләрен һәм бу гамәлдә эшләгән изгелекләрен бернинди хисаплау белән дә санап бетереп булмый! Барлык туганнарны, балаларны туплап торучы илаһи көчкә ия алар!

Әниемнең уңай сыйфатларын санап бетергесез. Шулай да киң күңелле, зур ихтыяр көченә ия булуы аны бик көчле шәхес итә. Соңгы 5 елда гаиләбезгә килгән кайгы-хәсрәтләрне җиңеп чыгуда синең өлешең бик зур. Шундый әнинең кызы булуыма зур горурлык хисе тоям. Һәрьяклап аңа охшарга тырышам.

11 февраль көнне әнием Хади кызы Асия Мәхмүтовага 70 яшь тула.

Кадерле әнкәем!

Сиңа 70 яшь тулса да син безнең өчен һаман япь-яшь, дөньда иң гүзәл, иң изге, иң кадерле зат. Туган йортыбызның яме бит син. Синең безгә күрсәткән игелекләреңне уйлап та, санап та бетерерлек түгел. Барсы өчен рәхмәт сиңа, әнкәй!!!

Озак яшә, иңнәреңдә шәфкать фәрештәсе сине беркайчан да ташламасын! Биргән фатихаларың фәрештәләр булып безгә ирешсеннәр. Балаларыңның, оныкларыңның хәсрәтен күрмә, алар сиңа куанычлы хәбәрләр генә китерсеннәр, игелекле эшләр генә башкарсыннар.

 

Сәламәтлек, озын гомер язсын,

Гел көләч һәм яшь бул хәзергечә!

Күңелең синең күтәренке булсын,

Сөенеп һәм сөендереп мең-мең яшә!

Тормышта гел ярдәм итеп тора

Зирәк киңәшләрең, җылы сүзең;

Иркәлисең, яратасың, юатасың,

Тыңлыйсың да, аңлыйсың да үзең.

 

Әниемә, туганнарыма, барлык авылдашларыма зур ихтирам белән бары изге теләкләр теләп

Галимҗан кызы АЛСУ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев