Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

НӘҮРҮЗ ГӨРЛӘДЕ

Көннәр язга авышкан мәлдә Нәүрүз бәйрәмен үткәрү - матур гадәт. Кешеләр элек-электән язны көтеп алганнар, аңа яңа өметләр баглаганнар. Бер-берсенә изге теләкләр теләп, елның яхшы килүенә, уңыш күп булуга юраганнар.

Район үзәгенең 1 нче мәктәбендә дә узды "Нәүрүз" бәйрәме. Анда бистәбезнең 1, 2, 3 нче урта мәктәпләре укучылары һәм татар теле укытучылары катнашты. Укучылар берсеннән -берсе уздырып, тырышып театральләштерелгән тамашалар әзерләгән.

Тамашада төрле персонажлар - Кыш, Кыш бабай, Яз һәм Кояш катнашты. Бәйрәмнең төп герое - Нәүрүзбикәне олылап, кул чабып каршы алды балалар. Шуннан соң төрле уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар, биюләр биеделәр. Кыскасы мәктәпнең актлар залында җыр- моң, уен-көлке яңгырап торды. Кыш бабайның Нәүрүзбикәгә тиз генә бирешәсе килмәде.

Аның белән көч сынашты. Аркан да тартыштылар, йомырка кабып та йөгерделәр. Шулай да ул соңыннан Нәүрүзбикәгә юл бирде инде. Бәйрәм бик җанлы һәм матур узды. Бәйрәм чарасы район мәгариф бүлегенең милли мәгариф буенча методисты Равия Мортазинаның тәбрикләү сүзләре белән тәмамланды.

Татар теле укытучылары Рәзилә Гадиева, Альбина Хәмитшина, Илсөяр Җамалиева, Лилия Чибинева, Алсу Зәйнуллина, Роза Кутуева, Вера Мигушина һәм дә район мәдәният йорты методисты, районның "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Алсу Нәҗми чараны югары дәрәҗәдә әзерләүгә үзләренең бар көчләрен керткән, аларга алга таба да районыбызда татар телен үстерү эшендә зур уңышлар насыйп булсын.

Соңыннан барыбыз да мәктәп ашханәсендә төрле тәмле ризыклар белән чәй эчтек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев