Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Олы Тигәнәле һәм Урманасты Шонталысы хезмәт ветераннары - Татар дәүләт филармониясендә

Өлкәннәрне хөрмәтләп

Менә шактый еллар инде 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Картлык ул – кеше гомеренең алтын чоры, шуңа бәйрәм дә нәкъ менә шундый ел фасылында билгеләнә.

Шушы дата уңаеннан безнең районда ел саен төрле хәйрия, ярдәм һәм күңел ачу чаралары айлыгы уза. Быел Өлкәннәр ункөнлеге шулай ук бик җанлы һәм вакыйгаларга бай итеп оештырылды.

Оешмаларда ветераннарын хөрмәтләү сентябрь ахырында ук башланып китте. Шуннан ун көн дәвамында хөрмәтле олы яшьтәге кешеләргә чәчтараш салоннарында ташламалы бәядән хезмәт күрсәтү, хәйрия ашлары, төрле учреждениеләрдә генә түгел, хәтта өлкәннәрнең өйләренә барып концерт куюлар, адреслы ярдәм итүләр, чәй табыннары, культуралы ял итүләр, төрле күргәзмәләр, мастер-класслар, экскурсияләр, турнирлар һәм башка бик күп төрле чаралар күрсәтелде.

Әлеге вакыйга уңаеннан 8 октябрь көнендә бер төркем өлкәннәр – Олы Тигәнәле һәм Урманасты Шонталысы хезмәт ветераннарына башкалабызның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировны искә алып оештырылган “Китмә, сандугач” исемле концерт карау бәхете насыйп булды. Бик матур бәйрәм булды бу. Рәшит Ваһапов фестивале лауреатлары катнашкан концертны тын алырга да куркып карадык дисәк, һич ялгыш булмас. Яшь җырчыларның башкару осталыклары, сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары, чынлап та, сокландыргыч булды.

Татар мәдәниятенең тулы бер чорын чагылдырган легендар җырчы иҗатына багышланган тантаналы концертта «Китмә, сандугач», «Идел буе каеннары», «Әдрән диңгез», «Ак калфак», «Чулпан», «Кара урман», «Сарман» һ.б. яраткан җырларыбыз Идрис Газиев, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Зөһрә Шәрифуллина, Илһам Вәлиев, Руслан Сәйфетдинов, Раяз Фасыйхов, Сиринә Зәйнетдинова, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Марат Яруллин һ.б.лар башкаруында «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры катнашында яңгырады.

Экранда Илһам абый Шакиров җырлый. «Ак калфакның табылган чагы, туганнарның сагынган чагы», - дип суза. «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры тын да алмый утыра бу мәлне сәхнәдә. Сихри көчкә сәхнәдәгеләр дә, залдагылар да буйсынды. Илһам ага кайтып төшкән дә, җырлый төсле. Концерт дәвамында Илһам абый берничә мәртәбә экраннан тамашачыга «дәште», бер җырлап алды, бер сөйләде. Ул пәйда булган саен зал җырчының экрандагы сурәтен алкышларга күмде.

Безгә әлеге кабатланмас мизгелләрне бүләк иткән район хакимиятенә, социаль яклау бүлегенә, өлкәннәр өчен һәрвакыт янып-көеп йөргән Олы Тигәнәле авылы ветераннар советы рәисе Хәмитшина Гөлсирә Сәгыйрь кызына, автобус шоферы Габделкәбиров Шәүкәткә олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Эшегездә зур уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек, нык сәламәтлек телибез. Киләчәктә дә изге эшләр белән кешеләрне шатландырырга язсын!

Фәния НАСЫЙХОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев