Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Олы йөрәкле укытучы-Фәния Әсхәт кызы

- Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә - кеше гомере. Әле яңа гына мин яшим дип дөньяга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы...

Ничек рәхәт! Синең

хезмәтеңә

Чын күңелдән "Рәхмәт!" -

дисәләр.

Вөҗданың пакь,

намусың саф булып

Хезмәтеңә башын

исәләр.

Рәхмәт, сезгә, Фәния Әсхәт кызы!

Мәктәп директоры Хәлил Бәйрәмов

* * *

- Мөгаллим…Укытучы… Бу сүзләр тирән мәгънәгә ия. Сабый күңеленә игелек, шәфкать иңдерүче дә, белем баскычлары буенча югарыга менү өчен юл күрсәтүче дә, авыр чакта ярдәм кулы сузучы да укытучы. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык, сабырлык…

Әнә шундый сыйфатларны туплаган абруйлы укытучыларның берсе Зур Тигәнәле урта мәктәбендә укыта. Ул тирән белемле немец теле укытучысы, югары категорияле, белем бирүдәге уңышлары өчен Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы грамоталарына лаек булган мөхтәрәм укытучы Насыйхова Фәния Әсхәт кызы. Зур эш тәҗрибәсе өстенә, тирән кызыксыну һәм эзләнүләр алып бару сыйфаты да бар аның. Шәхеснең иң яхшы сыйфатларын күреп, аларны үстерү өстендә эшли. Укучылары белән авылыбыз тарихын өйрәнеп, фәнни-гамәли конференцияләрдә чыгышлар ясыйлар, олимпиадаларда призлы урыннар алучылары да шактый, төрле бәйге, конкурсларда да җиңүчеләре күп.

Ул бөтен гомерен мәктәп, балалар, киләчәк өчен лаеклы алмаш үстерүгә багышлады. Шуңа күрә ул һәрдаим үсәргә, күп белергә, замана белән бергә атларга тырыша. Аның өчен тыныч төннәр, үз-үзен яратып кына яшәү - ят нәрсә. Фәния Әсхәт кызы өчен педагогик камиллеккә омтылу, иртәгесе көн белән яшәү, үз укучыларының мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен биш бармагы кебек белеп, аларны үз баласыдай якын күреп, киләчәк тормышка әзерләү хас. Чыннан да, ул үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән.

Фәния Әсхәт кызы һәрвакыт ачык йөзле, тәмле телле, эчкерсез һәм тыйнак кеше. Хезмәттәшләре арасында да абруе бик зур. Озак еллар инде коллективның профсоюз җитәкчесе булып тора. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәк тә җавап бирә, аңлап хәлеңә керә, күңелдә өмет чаткылары уята белә. Аның аңларга, ярдәм итәргә әзер торуы чагылган йөзен күрүгә җиңел булып китә.

Мин эшкә килгәндә Фәния Әсхәт кызы Зур Тигәнәле урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли иде. Аның беренче очрашуда ук, күптәнге танышлар шикелле, кешене якын итеп сөйләшүе, хәлеңне аңлап, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торуы сокландырды мине. Шул көннән башлап без гаилә дуслары булып яшибез. Фәния Әсхәт кызы гаиләсен дә игелекле итеп тәрбияләгән. Аның иптәше Равил да, балалары Ландыш белән Фәнил дә, ярдәм кирәк булса, тәүлекнең кайсы вакыты булса да үз эшләрен ташлап һәркемгә ярдәм итәргә әзер олы җанлы кешеләр.

Фәния Әсхәт кызын 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйм! Нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, балаларының һәм оныкларының күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүен телим. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәсен!

Хезмәттәше

Римма Яруллина

* * *

- Иҗади яктан сәләтле, үз эшенә ихлас күңелдән бирелгән, максатка ирешүдә көчен аямаучы, инсафлы Фәния апабыз үзен чын укытучы буларак танытты, укучылар арасында тирән ихтирам казанды. Ул гаҗәеп тырыш, үз эшенә зур җаваплылык белән караучы, кешелекле булганга безнең якын дустыбызга әйләнде, безне дә шундый сыйфатларга ия булырга өйрәтте.

Фәния апа! 1998 нче елның 1 нче сентябрендә сез безне 17 укучыны 5 нче сыйныфка кабул иткән идегез. Инде мәктәпне тәмамлаганга да 11 ел узып китте. Хәзер без төрлебез төрле якта, төрле һөнәр ияләре. Нинди генә һөнәр сайлаган булсак та теләсә кайсы һөнәргә юл башы сезнең фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә салынды.

Уку дәверендә төрле бәйгеләр, гаилә бәйрәмнәре, табигатькә экскурсияләр оештырдыгыз. Һәр чара шәфкатьлелек, ярдәмчеллек тәрбияләүгә, үзара җылы, ихлас, ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыруга юнәлтелгән иде.

Мең-мең рәхмәт сезгә, хөрмәтле укытучым! Сезне сыйныфташларым исеменнән олуг юбилеегыз белән тәбрик итәм.

Сезгә алдагы көннәрегездә исәнлек-саулык, шатлыклы, тыныч, аяз көннәр, алга таба да авырлыкларга бирешмичә озын-озак гомер кичерүегезне, балаларыгызның игелеген, оныкларыгызның куанычын тоеп яшәвегезне телибез. Һәрвакыт шулай сабыр, олы йөрәкле, ярдәмчел булып калыгыз. Без сезнең белән горурланабыз һәм сезнең каршыгызда баш иябез.

55 ел узып киткән

Сизми-сизелми генә.

Тормыш юлын сезнең

кебек

Матур үтәр кем генә...

Изге теләкләребез укытучыбызга барып ирешеп, йөзләренә елмаю иңдерсә, без бик бәхетле булыр идек.

Укучысы

Лилия Гыйниятова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев