Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Пар сукмактан - алтын туйга

Алтын туй - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.

Бистәбездә яшәүче Дамирә Харис кызы белән Ринат Галимулла улы СӨНИЕВЛАР - матур гомер кичергән парларның берсе. Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннән соң да инде 50 ел гомер үтеп киткән.
Сез бер-берегезгә таяныч, тормышка гашыйк булып, шатланып гомер итә беләсез, үрнәк булырдай балалар тәрбияләгәнсез. Тормышның нинди генә авырлыклары булмасын, бирешмәдегез, сынмадыгыз-сыгылмадыгыз, намуслы хезмәт юлы үттегез. Алдагысы да шатлыклардан, якты, аяз көннәрдән генә торсын, исәнлек һәм күңел тынычлыгы телибез сезгә!
Бер-берегезгә булган җылы хисләрегез олыгайган көннәрегездә дә югалмасын, иңне-иңгә куеп, ярты гасыр тату гомер кичергән кебек алга таба да пар канатларыгыз каерылмасын, балалар игелеген күреп озак еллар гомер кичерсәгез иде.
Җирдә яшәү - сынау бит ул, диләр,
Авырлыкны бергә җиңдегез,
Тормыш сукмагыннан бергә атлап,
Алтын туегызга җиттегез!
Ходай биргән олы бүләк бит ул
Тигезлектә гомер итүләр.
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-иңгә терәп үтүләр.
Тормыш йөген бергәләшеп тарту
Ямьләндерә яшәү мәгънәсен.
Шатлыклар да, әрнепелаулар да
Бергә кичерелгән һәммәсе...
Кем сокланмас сезгә карап бүген,
Сөбханаллаһ, күзләр тимәсен!
Ходай сезгә үзе ярдәм иткән
Сайлаганда тормыш иптәшен. 
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез! 

 

Алтын туй...
(Шигъри тәлгәшләр)

Алтын булып җем-җем итә
Сезнең тугры мәхәббәт.
Алтын туегыз белән!
Котлау Сезне - Үзе бер рәхәт.
Ярты гасыр бергә атлыйсыз,
Булган димәк, мәхәббәт.
Юл күрсәтүче йолдыздай
Һаман алга әйдәгән...
Язмыш биргән сынауларны,
Үтә алгансыз лаеклы.
Киләчәктә дә тормышлар
Булсын көйле һәм җайлы!
Сезнең янәшәгездә
Тормыш җимешләрегез
Һәрвакыт ярылып ятсын
Калдырган эзләрегез...
Алтын туй Олы мәртәбә,
Җан җылысы, ул илтифат,
Ул бергә үткән еллар һәм
Бер -береңә игътибар.
Көчле ир булганда, өйдә
Һәм уңган хуҗабикә.
Тормышны бергә тарткансыз
Иңнәрне куеп иңгә..
Сез түземле бу тормышта, 
Санап бетергесез һич.
Шуның өчен дә мактау
Сүзләре явадыр ич...
Ярты гасыр куллар кулда,
Атлыйсыз тормыш  буйлап...
Бәхет-шатлык алып килсен,
Алда үтәсе юллар.
Бриллиант, тимеренә дә,
Килеп җитәрсез, Иншаллаһ!
Минем шушы теләкләргә,
Бар туганнар кушыла...

Б.Шәйхетдин. 
31 август, 2019 ел.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев