Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Пасха бәйрәме белән!

Шушы бөек христиан бәйрәме алдыннан район башлыгы Владимир Козонков алексеевскилыларны котлады:

- Христосның яңадан тууы - христианнарның иң зур һәм якты бәйрәме. Ул дингә ышанучыларны тормыш мәгънәсе турында уйланырга, шәфкатьлелеккә һәм кеше хәленә керә белергә, аңа ярдәм кулы сузарга, якыныңа эчкерсез булырга чакыра, гаделлек җиңәчәгенә ышаныч уята, мәхәббәт һәм яңаруны гәүдәләндерә.

Әлеге якты язгы көннәрдә һәркем туганнарына һәм якыннарына игътибар күрсәтергә, алар белән бәйрәм шатлыгын уртаклашырга, рухи аралашу җылысы бүләк итәргә омтыла. Ул кешеләрне берләштерә, Ватаныбыз хакына иҗади хезмәткә һәм яңа казанышларга илһамландыра.

Кадерле алексеевскилылар! Изге Якшәмбе тантанасы йөрәкләребезне ышаныч һәм өмет белән тутырсын, өйләребезгә һәм гаиләләребезгә бәхет һәм уңыш алып килсен, яхшы гамәлләр кылырга көч һәм дәрт өстәсен. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, уңышлар, иң изге теләкләрегезнең тормышка ашуын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев