Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Пенсияләр 4 гыйнвардан түләнә башлый

Пенсияләрне китерү хезмәте гыйнвар пенсияләрен 4 гыйнвардан башлап, график буенча тапшырачак, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрендә дә.

РФ Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 2018 елның гыйнварында пенсияләр билгеләнгән график буенча, 4 гыйнвардан түләнә башлый.

7 гыйнвар ял көненә туры килү сәбәпле, почта элемтәсе бүлекләре пенсияне графиктан бер көн алдарак - 6 гыйнварда бирәчәк.

Пенсияләрне китерү хезмәте исә гыйнвар пенсияләрен 4 гыйнвардан башлап, график буенча тапшырачак, шул исәптән ял һәм бәйрәм көннәрендә дә.

Россиядә 1-8 гыйнвар көннәре Яңа ел бәйрәме яллары итеп билгеләнү сәбәпле, Пенсия фонды бүлекләрендә гражданнарны кабул итү туктатылып тора. 5 гыйнварда гына 9.00-12.00 сәгатьләрдә дежур кабул итү бүлмәсе эшләячәк. Ул гыйнварның бәйрәм ялларында вафат булган эшләмәүче пенсионерны җирләү өчен социаль пособие түләү хезмәтен күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев