Пенсияләр арта
2017 елда пенсияләрне индексацияләү элеккеге тәртибенә кайтачак: иминият пенсияләре факттагы инфляция дәрәҗәсенә карап артканда, дәүләт пенсияләре, социаль пенсияләрне кертеп, пенсионерның яшәү минимумы үсеше индексын исәпкә алып артачак.
Шунлыктан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 2017 елның 1 февраленнән 2016 ел инфляциясе дәрәҗәсенә күтәреләчәк - якынча 5,4 процентка. Нәтиҗәдә картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 13219 сумны тәшкил итәчәк.
Дәүләт пенсия тәэмин итүе буенча пенсияләр 2017 елның 1 апреленнән эшләүче пенсионерларга да, эшләмәүчеләренә дә 2,6 процентка артачак. Нәтиҗәдә 2017 елда социаль пенсиянең уртача еллык күләме 8803 сум була. Инвалид балалар һәм балачактан 1 нче төркем инвалидларның социаль пенсиясенең уртача күләме 13349 сумны тәшкил итәчәк.
Тулырак безнең alekseyevsk.ru сайтыннан укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев