Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Петр – Татарстанның иң яхшы яшь комбайнчысы!

Җомга көнне, 11 октябрьдә «Хезмәт кешесен данлыйк» исемле республика конкурсының җиңүчесе билгеләнде, аның финалы Алексеевскида узды.

Урак-2019 йомгаклары буенча иң күп ашлык суктырган 15 яшь комбайнчы конкурсның катнашучылары булды. Быел конкурста барлыгы 80 кеше катнашты! Тик аларның 15е генә финал өлешенә чыкты. Нәкъ менә алар конкурсның беренче көнендә аграр көллияттә конкурсның теоретик һәм практик өлешләрендә үз осталыкларын күрсәттеләр. Яшь егетләр механикалаштыру һәм агрономия белән бәйле сорауларга дөрес җавап бирергә тиешләр иде. Ә практик өлештә өч комбайнда пычак, ашлык сугу аппаратын һәм чистарту системасын көйләүдә үз осталыкларын күрсәтергә кирәк иде. Өстәвенә жирәбә конкурсның һәр катнашучысына нәрсә үтәргә туры киләчәген билгеләде.

Барлык тур нәти-җәләре буенча жюри «Алексеевск» халык предприятиесенең яшь комбайнчысы Петр Зайцевны җиңүче дип тапты. Ул инде бу конкурста өченче тапкыр җиңәргә омтыла иде. Шунысы үзенчәлекле, яшь комбайнчыларның әлеге конкурсы моннан унбер ел элек нәкъ менә Алексеевскида старт алган.

Петр үзе әйтүенчә, аңа җиңәргә тәҗрибәсе һәм белеме булышкан:

- Җиңүемә бик шатмын. Өченче ел рәттән бу конкурста катнашам. Тәҗрибә үзен сиздерде: дулкынланмадым, белем дә бар инде. Мин боларны Казан аграр университетында өйрәнәм. Өстәвенә, мин гел кырда. Өйдә диварлар да булыша, билгеле. Якыннарымның, танышларымның ярдәме сизелде. Минем өчен җан аткан һәркемгә рәхмәт!

Яшь комбайнчы быел университетны тәмамлап, армиягә хезмәт итәргә китәргә хыяллана.

Конкурста икенче урынны Арча районыннан Илшат Нәфыйков, ә өченче урынны Зәй районыннан Рөстәм Мөхәммәтдинов яулады.

Бүләкләү тантанасы югары дәрәҗәдә узды. Танылган тележурналист Дмитрий Второв Альбина Шакирова белән бергә конкурсантларны тәкъдим итте һәм сәхнәгә дәрәҗәле кунакларны чакырды. Ә бүләкләү вакытында тамашачылар зур экранда конкурс турында сюжетны карадылар, ул «Россия1-Татарстан» телеканалында яңалыклар программасы эфирында да күрсәтелде.

Катнашучыларны район башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесе Наил Кадыйров сәламләде. Ә бүләкләрне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгат Таһирҗанов, «Татарстан» ДТРК милли тапшырулар хезмәте җитәкчесе Миңназыйм Сәфәров һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Эльмира Гарипова тапшырды. Иң яхшы комбайнчыларга музыкаль бүләкләрне «Элита» хореография коллективы, Анна Каплина, шулай ук татар эстрадасы йолдызлары Алия Исрафилова, Зөлфәт Зиннуров бүләк иттеләр.

Тантана башланыр алдыннан конкурста катнашучылар һәм кунаклар эшче һөнәрләр күргәзмәсе белән таныштылар, аларны район мәктәпләре укучылары, шулай ук азык-төлек продуктлары җитештерүчеләр әзерләгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев