Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Район башлыгы Сергей Демидов Җиңү көне белән котлый

Хөрмәтле алексеевскилылар, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы белән чын күңелдән котлауларыбызны кабул итегез.

Бу чын мәгънәсендә россия халкының төп бәйрәме. Бу көнне без Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерен биргән һәркемне искә алабыз. Бу бәйрәмдә илебез тарихы, һәр гаиләдәге югалту ачысы чагыла.

Ватан алдындагы изге бурычыгызны намус белән үтәвегез, сәламәтлегегезне һәм көчегезне кызганмавыгыз өчен Сез, Бөек Ватан сугышы ветераны алдында баш иябез.

Бу истәлекле көндә яшь буынга да мөрәҗәгать итәсе килә: тынычлыкны саклагыз, үз Ватаныгыз белән горурланыгыз, Ватан азатлыгы өчен көрәшкән кешеләр турында истәлекне мәңге хәтерегездә саклагыз.

Без хәзерге вакытта исән калган ветераннарга аларның батырлыгы өчен чын күңелдән рәхмәтлебез. Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, тынычлык, якыннарыгызның җан һәм йөрәк җылысын тоеп озын-озак яшәвегезне телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев