Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Район делегациясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның тантаналы кабул итү чарасында катнашты

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә карата.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Газинур Мусин, «Алга» колхозы рәисе Тәлгать Хамматов, авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Нургазиз Кыямов, «Алексеевск» халык предприятиесе җитәкчесе Степан Скворцов, «Көньяк Алексеевск» КШ-Агро филиалы җитәкчесе Рияз Төхфәтуллин, «Родина» колхозы рәисе Ильяс Әхмәтов (фотода сулдан уңга) әлеге чарада катнаштылар. Делегацияне район башлыгы Сергей Демидов җитәкләде.

Районыбыз игенчелектә дә, терлекчелектә дә югары нәтиҗәләр күрсәтә.

Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый!

– Хөрмәтле авыл эшчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, сезне һөнәри бәйрәмегез – авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән котлыйм!

Бу бәйрәм җирдә яшәүче һәм эшләүче, терлекчелектә һәм эшкәртү сәнәгатендә хезмәт куючы, кул кушырып утырмыйча, күп санлы кыенлыкларга да карамастан, иген игү һәм терлекләр үстерү, басуларны эшкәртү белән шөгыльләнүчеләрне берләштерә.

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгатенең барлык хезмәткәрләренә, аеруча ветераннарга, производство алдынгыларына фидакарь һәм намуслы хезмәтләре, крестьян хезмәтенә тугрылыклы булулары өчен чын күңелдән рәхмәт әйтергә телим.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм хезмәттә яңа казанышларга ирешүегезне телим.

Үзегезгә һәм якыннарыгызга бәхет һәм игелеклелек юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев