Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Район газетасы нәрсә турында язган

Беркөнне авылдашым Камил абый Тукмаков: “Фалия, “Таң” газетасының элеккеге саннары килеп чыкты, уйладым-уйладым да, сиңа кирәге чыгар дип, сиңа китерергә булдым”, ди.

Мин дә: “Дөрес эшләгәнсез, Камил абый, архивларда эзләнеп йөрмәбез, кызыклыларын укучыларга тәкъдим итәрбез, рәхмәт”, – дидем. Газетабызның әле мин бу якты дөньяга килмәгән елларда чыккан саннарыннан берничә кызыклы язманы бүген бирергә булдык.


Ә Камил абыйга тарихка, газетабызга шундый җылы карашы өчен рәхмәт әйтәбез.
Кулымда 1973 елгы газета саны. Колорадо коңгызы  чыга башлаган еллар, күрәсең. “Игътибар: куркыныч корткыч исемле мәкалә”. Мәкаләне республикадан җибәрү сәбәпледер, авторы куелмаган.


– Колорада коңгызы бәрәңге, помидор, бадымҗан, борычның куркыныч дошманы булып тора. Бер ана коңгыз үзенең нәселе белән җәй дәвамында  1,5 гектарга кадәр бәрәңгене юкка чыгара ала. Коңгыз личинкалары һәм зур коңгызлар яфракларны һәм сабакларны ашыйлар. Зур коңгыз –ялтыравыклы сары төстә, башында кара таплар. Һәр канат өслеге буенча биш сызык үтә.

 

Ана коңгыз 2000 гә кадәр йомырка сала. Табигатьтә коңгызның дошманнары юк,  бары тик чәчүлекләрне бер гектарга 1,5 килограмм исәбеннән 80 процентлы хлорофос, гектарга 2 килограмм исәбеннән полихлорнинен, 1,5 килограмм исәбеннән сайфос  белән эшкәртергә киңәш ителә. СССРның климат шартлары коңгыз үсеше  өчен уңайлы.

 

Коңгыз беренче тапкыр 1949 елда Калининград өлкәсендә беленде. Хәзер ул илебезнең  бөтен өлешендә диярлек бар. 1972 елда коңгыз безнең күрше Ульяновск, Горький, Киров өлкәләрендә күренә башлады. 1972-1973 елның көзге-кышкы чорында безнең республикага СССРның колорадо коңгызы киң таралган өлкәләрдән зур күләмдә бәрәңге кайтарылды.

 

Республикабыз һәм аерым алганда Алексеевск районы территориясендә колорадо коңгызына таралу мөмкинлеге бирмәс өчен, эшчеләр, хезмәткәрләр һәм колхозчылар җәмәгать һәм индивидуаль сектордагы барлык бәрәңге чәчүлекләрен тикшереп чыгарга тиешләр. Чәчүлекләрне тикшерүдә укучылар актив катнашсын. Колорадо коңгызы турында материаллар белән хуҗалыкларның баш агрономнарында һәм авыл Советларында танышырга мөмкин.

 

Бер генә коңгыз күренгән очракта да бу хакта авыл хуҗалыгы идарәсенә хәбәр итәргә кирәк. Андый участоклар дәүләт хисабына эшкәртеләчәк.  Әгәр без район территориясендә  шундый  коңгызлар таралуга юл куйсак, димәк ки, һәр ел саен меңнәрчә  тонна бәрәңгене алып җиткермибез дигән сүз.

 

Шуның өстенә туфракка да зур дозада агу химикатлары керә дигән сүз. Колорадо коңгызы таралуга юл куймау – районның барлык хезмәт ияләренең иң җаваплы бурычы.
Күңелгә хуш килде

 


Бу мәкаләне Кызыл Октябрь поселогыннан К. Гыйззәтдинов язып җибәргән, кызганычка каршы, халык телендә “поселка” дип йөртелгән бу авыл хәзер  юк инде.


  – 64 ел яшәү дәверендә миңа күп тапкырлар Урта Тигәнәле больницасына мөрәҗәгать итәргә туры килде, һәм мин һәрвакыт анда ярдәм һәм дусларча теләктәшлек таптым.


Бу больницаның врачы Тәнзилә Баһаветдиновна Дәүләтшина турында берничә сүз әйтеп үтәсем килә. Ул югары белем алып, безнең авылга эшкә килгәндә бөтенләй яшь кыз иде әле.


Ул вакытта күпләр, яшь врач түзә алмас, авылдан китәр, дип уйладылар. Сугыштан соңгы авыр еллар, эшләү өчен бик читен, электр уты гына да юк иде. Еш кына төнлә чакыру буенча күрше авылларга барырга туры килде.


Әмма Тәнзилә авылдан китмәде, бездә, һәркем өчен кирәкле кеше булып, яшәп калды. Ул кешеләрне дарулар белән генә түгел, бәлки аларга карата яхшы, игътибарлы карашы белән дә дәвалый. Күптән булган бер хәл минем хәтеремдә бүгенгедәй саклана. Бу вакытта мин больницада ята идем.

 

Төнннәрнең берсендә Тәнзилә апа безнең янга палатага керде, һәр авыруның одеялын яхшылап япты һәм акрын гына, салкын түгелме, берәр нәрсә кирәкмиме, дип сорады. Моның бернәрсәсе дә  юк кебек, әмма безнең һәркайсыбыз үзенә бер төрле тынычлык һәм җылылык тойды.


Тәнзилә апага һәм барлык персоналга рәхмәт.
Район больницасының хирургия бүлеге К.М. Дружков вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашу биргән.


–1973 елның 22 июнендә озакка сузылган каты авырудан соң 74нче яшендә Алексеевск үзәк больницасы врач-хирургы, КПСС члены Константин Максимович Дружков вафат булды. К. М. Дружков 1899 елда Ульяновск шәһәрендә туа. Биредә үзенең хезмәт юлын почта-телеграф хезмәткәре булып эшләүдән башлаган.

 

1918 елда үз теләге белән Армия сафларына баса һәм гражданнар сугышында катнаша. 1923 елда К.М. Дружков Казан медицина институтына укырга керә, 1929 елда тәмамлап, 44 елдан артык гомерен врач-хирург булып эшли. 1945 елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр Алексеевск үзәк район больницасында эшләгән һәм хирургия бүлегенә җитәкчелек иткән. Биредә эшләү дәверендә ул меңнәрчә операция ясый, йөзләрчә кешеләрнең тормышын коткарып, аларны файдалы хезмәткә кайтара.

 

Ул район Советы депутаты, ВТЭК председателе булып эшли. Рәхимсез үлем арабыздан К.М.Дружковны йолып алды, ләкин аның турындагы истәлек аның белән бергә эшләгән барлык кешедә, бу эшенең чын остасы булган хирург кулы кагылган һәркемнең хәтерендә озак сакланыр.


Н.Ширшованың “Үз эшен ярата ул” мәкаләсе.
Сәйфетдинова Рәшидә Абдулловна Алексеевск эшчеләр поселогында сөт кибетендә сатучы булып эшли. Һәм аны эшчеләр поселогында һәркем белә торгандыр. Чөнки аның кибетенә көн саен бик күп сатып алучылар керә. Алар аны гади генә “Рәшидә” дип атыйлар.


–Рәшидә, сөт китерделәрме?
–Рәшидә, каймак бармы?

Һәр көнне шулай. Рәшидә Абдулловна хезмәт эшчәнлеген 1963 елда потребительләр кооперациясе  системасында башлады. Һәм шушы 12 ел эчендә ул үзен хезмәт сөючән, үз эшен яхшы белүче буларак күрсәтте. Яхшы мөнәсәбәтле, шат күңелле, пөхтә һәм тиз итеп эшли ул. Кибеткә килүче һәр кеше аның турында шундый фикердә. Һәркем: “Рәшидә үз эшен ярата, бөтен күңелен биреп эшли”, дип әйтер.

 

Сатып алучылар  белән ул гел мөлаем һәм культуралы. Ул эшли торган кибет даими төстә барлык күрсәткечләр буенча планны үти һәм арттырып үти. Сөт кибете тугызынчы  бишьеллыкның товар әйләнеше планын 100,9 процентка үтәде.


“Таң”ның 1978 ел,  май ае саны. Беренче биттә “беренче май демонстрациясен үткәрү буенча район комиссиясеннән” исемле мәкалә.
– 1 Майда сәгать 10да  Совет мәйданында район үзәге хезмәт ияләренең бәйрәм демонстрациясе була.


Комиссия колонналарның хәрәкәт итү тәртибен белдерә: беренчеләр булып сугыш һәм хезмәт ветераннары бара. Алардан соң сигезьеллык, урта мәктәпләр, профтехучилище укучылары һәм укытучылары, дәүләт учреждениеләре, үзәк район хастаханәсе, “Сельхозтехника”ның район берләшмәсе, сөт-консерв комбинаты, нәфис әйберләр туку фабрикасы, район көнкүреш хезмәте идарәсе, райпо, 435нче ПМК, “Татколхозстрой”ның колхозара механикалаштырылган күчмә колоннасы, юл участогы, кирпеч заводы колонналары бара.


Гомуми тәртипне күзәтү һәм демонстрантлар колонналарының хәрәкәт итүен оештыру район эчке эшләр бүлеге начальнигы В.Н. Уральскийга йөкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев