Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Район мәдәният йортында аерылып торучы педагогларны һәм мәгариф ветераннарын бүләкләделәр

Бүләкләү тантанасы алдыннан иртәнге аш булды, анда район башлыгы мәктәп директорлары һәм педагогия хезмәте ветераннары белән район мәгарифе проблемалары турында фикер алышты. Мәктәпләргә грант ярдәменнән алып балаларның дәреслекләр белән тәэмин ителешенә кадәр төрле мәсьәләләр күтәрелде.


Бу вакытта район мәдәният йорты фойесында традицион күргәзмә җәелеп киткән  һәм анда районның барлык мәктәпләре укучыларының иҗаты тәкъдим ителгән иде. Укытучылар бәйрәм башлануын көткән арада бер-берсе белән аралаштылар, тәҗрибә уртаклаштылар, бакыйлыкка күчкән педагогларны искә алдылар.
Бүләкләү тантанасында Сергей Демидов,   “Яхшы күңелле” педагоглар хезмәтенең әһәмияте турында сөйләп, һәр бала күңелендә беренче укытучысының,  яраткан сыйныф җитәкчесенең исемнәре мәңгегә калачак, дип билгеләп үтте:
Бу көнне мин  бик авыр, ләкин игелекле хезмәт башкаруыгыз өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм. Нык сәламәтлек һәм яшь буыныбызны тәрбияләүдә уңышлар телим. Рәхмәт сезгә! – дип рәхмәт әйтте залда утыручыларга Сергей Анатольевич.
Шуннан соң район башлыгы балалар бакчалары хезмәткәрләренә, укытучыларга, мәктәп директорларына белем бирү өлкәсендә һәм яшь буынны тәрбияләүдә нәтиҗәле эшчәнлекләре өчен Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Бу көнне шулай ук мәгариф системасында дистә еллар эшләгән һәм узган ел йомгаклары буенча югары һөнәри  нәтиҗәләргә ирешкән педагоглар да сәламләнде. Сәхнәдән район  башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Николай Чурин,  мәгариф бүлеге башлыгы Дамир Гыйләҗев, ЗАГС һәм социаль яклау бүлекләре җитәкчеләре Энҗе Сөниева  белән Елена Хәмзина, шулай ук Алексеевск шәһәр җирлеге җитәкчесе Александр Харитоновның котлау сүзләре дә яңгырады.
Ничәмә-ничә алексеевскилылар буынына белем дөньясына юл ачкан ветераннар һәм тәҗрибәле педагоглар аерым алкышларга күмелде. Үз укытучыларына һәм остазларына матур иҗат номерлары бүләк иткән укучыларның чыгышлары ямь өстенә ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев