Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Район үзәгендә Советлар Союзы Герое тууына бер гасыр булган көнне мемориаль плитә ачылды

Николай Мамонов истәлегенә

27 сентябрьдә «Алексеевск сөт заводы» янында Советлар Союзы Герое Николай Васильевич Мамоновның тууына 100 ел тулу уңаеннан истәлекле митинг узды. Бу көнне анда сугышка киткәнче әлеге заводта эшләгән герой хөрмәтенә мемориаль плитә ачылды.

Истәлекле плитәне урнаштыру буенча инициативаныАлексеевск районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы ветераннары тәкъдим итте.

- Николай Мамонов Эчке эшләр халык комиссариаты (НКВД) һәм чик буе гаскәрләренең Саратов мәктәбен тәмамлаган, - дип сөйли ветераннар советы рәисе Рәфис Шиһапов. - Шуңа күрә хезмәт ветераннары белән бергә без хәтер тактасын аның йөз еллыгына куйсак, бу символик булыр дип уйладык. Бу идея безнең Владимир Иванов белән Калининград өлкәсенә, Мамоново шәһәренә сәфәребез вакытында туды. Аны ясау өчен акчаны хәрби комиссар Владимир Макаров һәм завод директоры Фәнис Бадталов бүлеп бирде. Район башлыгы Сергей Демидов безнең инициативаны хуплады һәм районыбызда тагын бер истәлек тактасы ачылды. Ачылу тантанасында мәктәп укучылары, җәмәгатьчелек вәкилләре генә түгел, ә завод эшчеләре дә булуы күңелле, - дип билгеләп үтте Рәфис Шиһапов.

Митингта геройның сугыш юлы һәм батырлыгы турында мәгариф бүлеге җитәкчесе Дамир Гыйләҗев, ветераннар советы рәисе Елена Макарихина сөйләде. Г.С Боровиков исемендәге өченче мәктәп укучылары митингның иҗади программасын әзерләделәр, ул чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев