Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Райондашыбыз Венера Шакированың юбилее

Шушы үзе бәхет түгелмени?!

Минем бүгенге язмам гомерен кеше сәламәтлеген саклауга багышлаган, Алексеевск үзәк район хастаханәсендә рентген-лаборант булып эшләүче Венера Шакирова турында.

Ул табигатьнең иң саф, иң матур чагында, алмагачлар, шомыртлар, тирә-юньгә башны әйләндергеч хуш исләр таратып шау чәчәктә утырган, бар җиһан яшеллеккә күмелгән мизгелдә Минзәлә районының ямьле Ык елгасы буена урнашкан Яту авылында ишле гаиләдә дөньяга аваз сала. Гаиләдә алар алты бала - апа-абыйлары барысы да яхшы белем алып, тормышта үз урыннарын табалар.

10 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң үзе белән бергә укыган дус кызлары белән Минзәлә медицина училищесына укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлаганнан соң юллама белән республика клиник хастаханәсенә җибәрәләр. Анда

ул тәҗрибәле табиблар кулы астында биш ел эшли. Шул биш ел эчендә дә остазлары ярдәмендә күп кенә тәҗрибә туплый.

Казанда эшләгәндә институтта укучы бик тә тәртипле, акыллы һәм чибәр Нияз исемле егет белән танышып китәләр һәм өч ел дуслашып йөргәннән соң, 1986 елда гаилә коралар. Яшь гаиләне нурга һәм ямьгә күмеп, ике кызлары - Алинә белән Илзирә туа. Алар да мәктәптә бик яхшы билгеләргә генә укып, институтта да тырышып белем алып үз юлларын табалар. Алар әти-әнисенең горурлыклары һәм шатлыклары.

Өйләнешкәннән соң алар иптәшенең туган авылы — Алексеевск районы Түбән Тигәнәле авылына кайтып урнашалар. Нияз абый - күрше Кызылъяр авылында агроном, ә Венера апа Түбән Тигәнәле авылында фельдшер булып эшли башлый, аннары Кызылъяр авылына йөреп, физиотерапия бүлегендә хезмәт куя.

Авылда тугыз ел яшәгәннән соң район үзәгенә күчеп китәләр. Венера апа үзәк район хастаханәсенең төрле бүлекчәләрендә хезмәт куя, кайсы бүлектә эшләсә дә аны хезмәттәшләре бик ярата, хөрмәт итә, кыскасы аз сөйли, күп эшли торган хезмәткәр. Соңрак хастаханә җитәкчелеге аңа рентген-лаборант һөнәре буенча белемен күтәрү курсларына укып кайтырга тәкъдим итә, ул бүгенге көнгә кадәр шунда хезмәт итә.

Венера ханым тырышлыгы, зирәклеге һәм уңганлыгы, авыруларга карата да, хезмәттәшләренә карата да игътибарлы һәм ихтирамлы булуы белән коллективта абруй казана.

Күркәм юбилее белән Венера ханымны яраткан гаиләсе дә котлый:

-Мин хатынымнан бик тә уңдым. Минем өчен ул - тугры хатын, балаларымның изге күңелле әнисе, әйбәт, кунакчыл хуҗабикә. Уңган-булган, тыныч холыклы, сабыр. Гаиләсен тәмле ризыклар пешереп сыйлый, өйдә дә ямь тудыра, бакчабыз да җәй көннәрендә шау чәчәктә утыра, яшелчәне бергәләп үстерсәк тә, кыш буена җитәрлек итеп тәмле кайнатмалар, салатлар ясый, помидорлар, кыярлар маринадлый. Мин хатыным белән бик бәхетлемен, аны юбилее белән котлап, иң изге теләкләр генә телим. Кадерлебез! Бәйрәмең белән ихлас котлап, сиңа нык сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы, бәхет-куанычлар белән тулы озын гомер, тигезлек телибез. Әрнү-сагыш белмә, һәрвакыт шулай мөлаем, олы йөрәкле, ярдәмчел бул. Изге дөньяның барлык рәхәтләрен күреп, балаларыңның ихтирамын, күңел җылысын тоеп бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

 

Акыллы да, сабыр да син,

Тыйнак һәм итагатьле.

Гомерең буйларына сау-сәламәт,

Булсаң иде чиксез бәхетле.

 

Әлеге мөлаем ханым үзенең гомер бәйрәмен - 55 яшен тормышына шөкерана кылып каршылый. Янында ныклы терәге - ире, үзен өзелеп яратучы балалары, хөрмәт итүче хезмәткәрләре, күңел биреп эшли торган эше, дуслары, туганнары бар. Шушы үзе бәхет түгелмени?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X