Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Районыбыз өчен ел вакыйгаларга һәм казанышларга бай булды

Быел газета узып киткән ел йомгаклары турында район башлыгының традицион докладын бастырмаячак. Шуның урынына без һәр санда укучыларыбызга район эшчәнлегенең төрле өлкәләрендәге вакыйгалар турында сөйләргә тырышырбыз. Сүзне төзелештән башлыйбыз.

Башкарма комитетның инфраструктур үсеш бүлеге мәгълүматлары буенча узган ел торакны файдалануга тапшыру 15 мең квадрат метрга якын тәшкил итте. Бу - 2016 елдагыдан 10 процентка күбрәк. Барлыгы 112 торак өй, шул исәптән район үзәгендә 6290 квадрат метр мәйданлы - 45, ә 67 өй файдалануга кертелде.

2017 елда Татарстан Республикасы Дәүләт торак фондыннан районга 35 миллион сум бүлеп бирелде. Республиканың 45 районы арасында төзелеш күләмнәре буенча Алексеевск районы - 21 нче, торакны файдалануга кертү буенча 13 нче (!) урында тора.

Күп фатирлы өйләрне капиталь ремонтлау программасы буенча Набережная, Совет, Гагарин урамнарында һәм Ялкын авылының Зеленая урамында күп фатирлы өйләрне капиталь ремонтлау төгәлләнде. Социаль ипотека программасы буенча бистәбезнең Просторная урамында 18 фатирлы өйне төзү төгәлләнеп килә.

Былтыр 30 гаилә тузган торактан гражданнарны күчерү программасы буенча яңа фатирларга күчте. 2017 елда "Керамика-Маркет" предприятиесе Кыркүлдә агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре өчен ун өй төзеде. Шул ук предприятие Алексеевскиның Салих Баттал урамында унике фатирлы өй төзеп килә.

Социаль объектлар да бик күп төзелде. Заказчысы - "Баш инвестицион-төзү идарәсе". Узган ел районда унбер яңа объект пәйда булды, алтысында капиталь ремонт ясалды. 160 миллион сумлык эшләр башкарылды.

Мәсәлән, Сәламәтлек саклау министрлыгы программасы буенча Түбән Тигәнәле авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде һәм Алексеевскида патологоанатомия бүлеген төзү төгәлләнеп килә. Левашевода һәм Зур Тигәнәледә район кулланучылар җәмгыятенең модульле кибетләр төзелде. Капиталь ремонттан соң "Ромашка" балалар бакчасын һәм үзәк китапханәне ачу әһәмиятле вакыйгага әйләнде.

Бу социаль объектларга икенче гомер бирелде, хәзер алар уңайлы һәм ямьле булулары белән кешеләрне сөендерәләр. Әйтергә кирәк, подряд эшләренең 80 проценты Алексеевск районы предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан башкарылды. "Стройдорсервис+" предприятиесе хезмәтчәннәре йөз миллион сумнан күбрәк бәягә җиде объект төзеделәр һәм ремонтладылар. "Алексеевск МСО-ТАПС" 10,6 млн. сумлык эш башкарды. Азнакайның "Нефтемаш" заводы дүрт модульле объект төзеде.

2018 елда
Алексеевск эшчеләр бистәсенең Некрасов урамында 109 млн. сумлык спортзал төзисе;
"Әтәчкәй" балалар бакчасына 24,6 млн. сумлык, Алексеевск үзәк район хастаханәсенә 21,5 млн. сумлык капиталь ремонт ясыйсы;
Алексеевск бистәсенең Набережная урамында 12,6 млн. сумлык иҗтимагый киңлекләрне үстерәсе бар.
Шулай ук "Кама" кинотеатрына 8,3 млн. сумлык капиталь ремонт ясау;
Кирпеч заводы урамында 7 млн. сумлык чаңгы базасы төзү;
Тиган Булак авылында 50 урынлы 6,6 млн. сумлык авыл мәдәният йорты төзү;
"Фәнсар" фәнни-белем бирү үзәгенең йокы бүлмәләрен 5 млн. сумлык капиталь ремонтлау;
Кыр Шунталысы авылында 2,9 млн. сумлык модульле ФАП төзү;
Биләрдә авыл җирлеге бинасына 1,9 млн. сумлык капиталь ремонт ясау планлаштырыла.
Ветеринария идарәсе бинасына, Есенин урамындагы 9 нчы, 15 нче, Гагарин урамындагы 16 нчы, Набережная урамындагы 13 нче, Космонавтлар урамындагы 22 А йортларга 9,5 млн. сумлык капиталь ремонт ясалачак.
2018 елга планлаштырылган башка программалар турында укучыларыбызга газета битләрендә һәм сайтта хәбәр итәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев