Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Районыбыз мәчете мәдрәсәсендә мөселман балалары өчен лагерь

Районыбыз мәчете мәдрәсәсендә соңгы елларда мөселман балалары өчен лагерь оештыру матур бер традициягә әйләнде. Шушы лагерьга йөргән Камил Әхмәтшин газета битләре аша үзенең тәэсирләре белән уртаклаша.

- Бу дөньяда җәйне яратмаган кеше юктыр ул. Әлбәттә, бала-чага өчен җәй - өч айга сузылган зур бәйрәм, чөнки китаплар һәм мәктәп турында онытып торырга була. Шундый җәйнең бер мизгеле турында сөйләп китәсем килә минем. Мин Камил Әхмәтшин быел 6нчы сыйныфка укырга барам. Июль иртәсендә әниебез серле елмаеп, безне иртүк уятты. "Балалар, мәчеткә лагерьга йөрисегез киләме?" - диде. Тиз генә юынып, киенеп без мәчеткә киттек. Көн бүген бик эссе булырга охшаган. Көнчыгышта күк йөзе ал ут кебек яна, һава чиста һәм якты. Мәчет ишек алдында безне Рөстәм хәзрәт каршы алды. Әниебез лагерьда ниләр эшләвебез турында сорагач, хәзрәт болай дип җавап бирде: "Лагерьның максаты - балаларны, яшьләрне ислам дине кануннары белән таныштыру, аларны намаз укырга өйрәтү, иман хисе белән илгә тугрылык хисе тәрбияләү, диде. Балалар дин гыйлеменә, әдәп-әхлакка өйрәнә, спорт белән шөгыльләнеп, сәламәтлекләрен ныгытачак, походлар, экскурсияләр оештыру да күздә тотыла" дип тә өстәде. Без сеңелләрем Дилә һәм Зилә белән ике атна дәвамында мәчеткә бик теләп йөрдек. Биредә ислам нигезләре буенча башлангыч белем алдык. Коръән укырга, гыйбадәт кылырга өйрәндек, остазлар белән әңгәмәләр кордык. Пәйгамбәрләр тарихы белән таныштык. Көнебез иртәнге гимнастика белән башланып китте. Биредәге һәр көн безнең өчен бәйрәм булды. Балалар өчен төрле уеннар, мастер-класслар, спорт ярышлары оештырылды. Бистәбез музеена экскурсиягә бардык. Изгеләр Чишмәсенә су бәйрәменә алып бардылар... Моннан тыш, безне пешекче апаларыбыз өч тапкыр кайнар тәмле ашлар белән сыйлап тордылар. Ягымлы тәрбияче кызлар Ләйсән һәм Алия апалар гел безнең белән булдылар. Гомумән, безнең җәйге ялны файдалы да, мавыктыргыч та итеп оештыру өчен мәхәлләдә күп тырышлык куелган иде. Санаулы көннәр бик тиз үтеп китте. Соңгы көнне хәзрәт егетләргә матур түбәтәйләр, кызларга яулыклар бүләк итте. Тәм-том белән тутырылган күчтәнәч пакетлар биргәч, хәзрәт үзенең изге теләкләрен җиткерде. Тәүфыйклы, игелекле булуыбызны теләп калды. Безгә искиткеч көннәр бүләк иткән, оештырган барлык абыйларга, апаларга изге рәхмәтләребезне юллыйбыз. Аерылышу һәр балага бик авыр булды, минемчә. Чөнки лагерьда без ял итеп кенә калмадык, ә ислам нигезләрен дә өйрәндек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев