Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның Ураза бәйрәме уңаеннан котлау сүзе

Татарстанның барлык мөселманнарын изге Рамазан аеның тәмамланып килүе һәм якынлашучы Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм!

Әлеге борынгы бәйрәм барлык дин тотучылар өчен рухи камиллеккә ирешүгә омтылу символы булып тора. Тирән мәгънәгә ия әлеге бәйрәм кешеләрдә исламның рухи һәм әхлакый кыйммәтләрен тәрбияли, күңелләрдә миһербанлык, бабаларыбыз, халкыбыз гореф-гадәтләренә карата ихтирам һәм хөрмәт хисләре уята. Ураза бәйрәме игелекле эшләр башкару, мохтаҗларга карата кайгыртучанлык һәм игелек күрсәтү белән билгеләп үтелә, кешеләрнең камиллеккә омтылуын гәүдәләндерә.

Барлык дин тотучыларга күркәм сабырлык, уразаны исән-сау тәмамлауларын телим! Көтеп алынган Ураза бәйрәмен якыннарыгыз янәшәсендә каршылагыз. Барлык ислам дине тарафдарлары өчен изге саналган әлеге көн шатлык-куанычларга бай булсын, күңелләрегезгә тынычлык һәм гармония, гаиләләрегезгә иминлек һәм татулык алып килсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев