Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Роберт Миңнуллинның "Сандугачлар туе" китабы азәрбәйҗан теленә тәрҗемә ителгән

"Сандугачлар туе" - шагыйрьнең азәрбәйҗан телендә чыккан икенче китабы.

(Казан, 15 май, "Татар-информ"). Шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллинның "Сандугачлар туе" дип исемләнгән китабы азәрбәйҗан теленә тәрҗемә ителгән. Бу хакта шагыйрь үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә. 
 
"Котлый аласыз: Бакудан яңа китабым килеп төште. Ике телле: татарча һәм азәрбәйҗанча. Аны күренекле тюрколог, фәннәр докторы, профессор, шагыйрь һәм тәрҗемәче Рәмиз Әскәр тәрҗемә итте. Бу - аның идеясе! Рәхмәт дустыма! Ул инде Гадбулла Тукай шигырьләрен дә тәрҗемә итеп, китап итеп чыгарган иде. Ә бу "Сандугачлар туе" минем Бакуда азәрбәйҗанча чыккан икенче китабым", - диелә хәбәрдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев