Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

«Родина» колхозы механизаторы Фәрит Гатинга мактаулы исем бирелде

Лаеклы бүләк

«Родина» колхозы механизаторы Фәрит Гатинга «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы» дигән мактаулы исем бирелде.

Әлки районының Татар Борнае авылында туа, агросәнәгать комплексында 1980 елдан бирле эшли. Хезмәт юлын Фәрит Сәетгәрәй улы туган авылында башлый. 2002 елдан «Родина» колхозында, ДТ-75 тракторында тракторчы булып эшли. Бу еллар дәвамында ул үз вазыйфаларын намус белән һәм тырышып башкара. Ул хезмәт сөючәнлеге, авыр механизатор хезмәтен төгәл башкаручанлыгы һәм бу эшкә тулысынча бирелгәнлеге белән аерылып тора. Трактор һәм чәчү агрегатын кыр эшләренә үз вакытында, сыйфатлы итеп әзерли, шуңа күрә алар техник сәбәпләр аркасында туктап тормыйлар. Аның тракторы һәрвакыт төзек хәлдә, бу югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Ул яшь механизаторлар өчен остаз һәм үрнәк булып тора. Яз һәм көз айларында туңга сөрү вакытында оешканлыгы һәм дисциплиналы булуы колхоз хезмәткәрләре өчен үрнәк булып тора. Кышын фермада бульдозерда эшли.

Аның Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәте өчен» медале һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы кебек бүләкләре бар. Беренче класслы механизатор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев