Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Россия көне белән! – Хөрмәтле алексеевскилылар!

Дәүләтнең төп бәйрәме - Россия көне белән чын күңелдән котлавымны кабул итегез.

12 июньдә без ирек, тынычлык һәм барлык россиялеләрнең закон нигезендә килешеп яшәүләрен, Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылыкны гәүдәләндерүче мөһим датаны билгеләп үтәбез.

Бай тарихыбызны, уникаль мәдәниятебезне саклап калу хакына халыкның туплануы, балаларыбыз һәм оныкларыбыз яшәргә тиешле куәтле һәм лаеклы дәүләт булдыру хакына берләшү - Россия көне нигезенә менә шул идея салынган.

Безнең бурыч - Алексеевск районын үстерү, аны заман белән бер аяктан атлаучы, социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча әйдәп баручы урыннарны алучы район итү.

Кадерле алексеевскилылар! Сезгә иминлек, бәхет, уңышлар, күңел күтәренкелеге һәм үз көчегезгә ышаныч, тынычлык, тотрыклылык һәм бердәмлек телим.

Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев