Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Россия көне белән Сергей Демидов котлады

Алексеевскилыларны якынлашып килүче бәйрәм белән Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Демидов котлады.

Хөрмәтле алексеевскилылар, төп дәүләт бәйрәме – Россия көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез!


12 июньдә без закон нигезендә барлык россиялеләрнең азатлыгын, тынычлыгын һәм татулыгын, Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылыкны гәүдәләндерүче мөһим датаны билгеләп үтәбез.


Бай тарихыбызны, уникаль мәдәниятебезне саклап калу, халыкның тупланганлыгы, балаларыбыз һәм оныкларыбыз яшәячәк куәтле һәм лаеклы дәүләт формалаштыру хакына берләшү – Россия көне нигезенә менә шундый милли идея салынган.


Безнең бурыч – Алексеевск районы үссен, заман белән бер аяктан атласын,  социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарны алсын өчен барысын да эшләү.

Зур күләмле бөтен планнарыбыз бер максатны – алексеевскилыларның тормышын яхшырак һәм уңайлырак итүне, һәркем үз бистәсе, районы, республикасы, иле белән горурлана алуны күздә тота.


Кадерле алексеевскилылар! Сезгә иминлек, бәхет, уңышлар, күңел күтәренкелеге һәм үз көчегезгә ышану, тынычлык, чәчәк ату һәм тотрыклылык телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев