Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Россиядә уртача пенсия күләме 13 мең 620 сум булачак

Пенсия күләме пенсионерның яшәү минимумыннан якынча 60 процентка артыграк булачак.

Быел Россиядә уртача пенсия күләме 13 мең 620 сумны тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТАСС, ил вице-премьеры Ольга Голодец белдерүенә сылтама белән.

Пенсия күләме пенсионерның яшәү минимумыннан якынча 60 процентка артыграк булачак.
Голодец Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының бюджет турындагы канун нигезендә пенсиягә 1 апрельдән булачак индексациягә кадәрге норматив акт әзерләвен җиткерде.
Искәртеп үтик, алдан Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин якындагы өч елда Россиядә пенсияләрнең реаль күләме кимүе котылгысыз дип белдергән иде.
татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев