Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Сабыйлары туучыларга «ТАССРның 100 еллыгы» юбилей медальләре бирелде

Алексеевскиның ЗАГСында сабыйлары быел безнең бала тудыру йортында туган гаиләләргә шул исемдәге медальләр тапшыру дәвам итә.

Анна белән Александр - Әлки районында яшиләр. Хатынның тулгагы Алексеевск районы территориясеннән узган вакытта башлана.
Әлеге гаилә сөйләве буенча, 21 мартта алар Казанга бара торган булганнар. Табиблар бала табу авырлыклар белән узачак дип фаразлаганнар, шуңа күрә бу көнне алар республика башкаласына тикшерүгә барырга тиеш булалар. Левашево авылын узгач аның ире Казан хастаханәсенә шалтырата һәм табибларга хәлне аңлата. Табиблар хатынны Чистай хастаханәсенә итәргә киңәш бирәләр.

Тик һәр минут исәптә, Чистай бала тудыру йортына да барып җитү шикле. Алар тиз генә Алексеевск хастаханәсенә керәләр. Безнең табиблар барысын да оператив һәм профессиональ эшлиләр. Кызга Алисә исеме кушалар. Әмма бала вакытыннан алда туганга, Алисәне Казанга перинаталь үзәккә озаталар.


Вакыт табып, 25 март көнне бу гаилә янә Алексеевскига "ТАССРның 100 еллыгы" истәлекле медален һәм бүләкне алыр өчен килделәр, яшь әти-әнине район башлыгы урынбасары Галина Белова һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Сөниева котлады.
Сабыйга һәм аның әти-әнисенә сәламәтлек, шулай ук бәхетле гаилә тормышы телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X