Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Семышевлар гаиләсе: «Туган ягыбызда тормышка сөенеп яшибез»

Сургутта яшәгән еллары турында алып кайткан эрбет агачлары искә төшереп тора. Бүген алар туган якларын төзекләндерә һәм бизи.

Җәй – искиткеч вакыт. Ә авыл җәе – гомумән, елның үзенчәлекле бер өлеше. Бөтен тирә-юньдә якты төсләр, чәчәкләр, кошлар сайравы һәм бөҗәкләр тавышлары ишетелә. Авыл башында сыер көтүе тыныч кына йөри, урам буйлап бер төркем малайлар һәм кызлар көлә-көлә яр буена бара. Боларның барысына да карап, үзебезнең дә бу җәйге калейдоскопка гармония һәм уңайлылык өстисебез килә. Левашево авылыннан Семышевлар гаиләсе нәкъ шулай эшләде дә инде. Алар йортлары каршындагы территорияне чәчәкләр һәм матур фигуралар белән бизәгәннәр.

Бу гаилә турында язу идеясен безгә хезмәттәшебез Елена Секалина җиткерде. Ямкино авылында яшәүчеләр турындагы мәкаләдән соң, ул Семышевларда булырга тәкъдим итте: «Левашево авылында да осталар бар». Бирегә баргач без моңа үзебез дә инандык. Йорт каршында чын мәгънәсендә әкияти бер дөнья җәелгән. Буяулы покрышкалардан ясалган ачык йөзле матрешка үтеп баручыларга елмая. Янәшәдә генә зур чәйнек һәм чынаяк урнашкан. Алар үтеп баручыларны кунакчыл хуҗаларның йортына дәшә сыман. Сүз уңаеннан, бу “савыт-саба” да иске автомобиль покрышкаларыннан ясалган. Иске, кирәкмәгән әйберләрдән матурлык ясау, аларга икенче тормыш бирү – Галина белән Николай Семышевларның тормыш девизы. Хәтта иске тазлар да оста кулларда чебен гөмбәсенең башлыкларына әверелә. Ә иске каскалар мунча стенасында камкаларга әйләнде. Безнең сайтыбызда без тулырак фоторепортаж урнаштырачакбыз. Бу фотоларны карагач, эко-мәдәниятне һәм үз йортларын бизәргә яратучылар өйләрен бизәү өчен бик күп идеяләр туплар дип ышанам.

Галина белән Николай Левашевода озак яшәмиләр. Өйләнешкәннән соң, 1983 елда яшь парлар Сургутка күчеп китәләр. Анда Николай Никитович бораулау җайланмаларында нефть чыгарган, ә соңрак цистерналарны ремонтлаган. Хатыны Галина Николаевна пешекче булып эшләгән. Пенсиягә чыккач, алар кече ватаннарына әйләнеп кайталар һәм өйләрен яңадан торгызалар.

– Яшь чакта шәһәргә киттек, пенсиягә чыккач, бишенче катта дүрт стена артында утырасы килмәде, – дип сөйли Галина Николаевна. Безнең биредә карт әти-әниләребез яши. Кышын Алексеевскида яшибез, ә апрельдән инде Левашевога кайтабыз. Бу дача кебек – биредә безнең бакчабыз, мунчабыз бар. Ирем барысын да үз куллары белән ясый. Нәрсәнедер үзебез уйлап табабыз, башкалардан күрәбез, кайбер нәрсәләрне Интернеттан карыйбыз. Башта ишегалдында төзекләндердек. Йортны яңадан торгызгач бик күп иске әйберләр: табагачлар, чүлмәкләр, чуеннар табылды. Аларны буядык, ремонтладык. Ә авыл кешеләренә нәрсә эшләргә теләгәнебезне әйткәч, халык үзләре нәрсә дә булса алып килә башлады. Туганнарыбыз да үз раритетлары белән уртаклаша. Ә покрышкаларга килгәндә, алар бөтен тирәдә бар бит. Бервакыт Казанга барганда юл кырыенда тәгәрмәчләр аунап ятуын күрдек. Аларны кемдер юл читендә калдырган. Туктап алдык һәм шулардан матрешкалар ясадык. Башка сыннар өчен тәгәрмәчләрне авылда таптык һәм кешеләр дә алып килде. Кояшны мәсәлән, тәгәрмәчләр һәм пластик шешәләрдән ясадык. Бервакыт кечкенә, ясалма читән сатылганын күрдек. Ул чакта Николай чын читән ясарга булды. Иске койманы алдык һәм ботаклардан үрелгән читән куйдык. Ә бер-беребезгә кереп йөрергә уңайлы булсын өчен ишекне дә үреп ясадык. Күршеләребез Гайнуллиннар гаиләсе белән без тату яшибез. Ирем бораулый торган җирдән бик күп иске каскалар алып кайткан. Алар аунап ятмасыннар өчен аларны буядык һәм әйтүемчә алардан камкалар ясадык.

– Без барысын да чисталыкта һәм матурлыкта яшәү өчен эшлибез, – ди Николай Никитович. – Йорт каршындагы территорияне без күршебез белән бергәләп чабабыз. Оныкларыбыз кайта, биредә уйный. Алар тирә-юньдә матурлыкны күрүләрен телибез.

Кайтыр юлга чыгар алдыннан йорт хуҗасы безгә зур горурлык белән декоратив кое, ул аны төзелеш калдыкларыннан ясаган һәм Сургуттан алып кайткан эрбет агачын күрсәтте. 5 ел эчендә ул 2 метрга үскән һәм Семышевларның төньякта яшәгән еллары турында искә төшерә.

Үз исемемнән әлеге мәкаләнең геройларына туган йортларына, авылга, табигатькә карата кайгыртулары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Мондый җаваплы һәм креатив кешеләр күбрәк булган саен, тормышыбыз да яхшырак һәм уңайлырак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев