Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Шәйхетдинов Бәдертдин абый үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Милләте белән горурланып яшәүче шәхес

Бу кеше турында язуы җиңел дә, авыр да. Җиңел шуның өчен, барлык эшләгән гамәлләре күз алдында , ә авыр, чөнки аның гаять күпкырлы хезмәтен ачып бетерә алмам төсле.

Көзнең соңгы аеның гаҗәеп бер көнендә оста педагог, яхшы тормыш иптәше, әти, йомшак күңелле дәү әти Шәйхетдинов Бәдертдин абый үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Район газетасы битләрендә аны якыннары, элеккеге хезмәттәшләре һәм укучылары тәбрикли.

 

ГАФИЯТУЛЛИНА Федания,

Кыр Шунталысы авылы:

-Бу язма күбрәк укытучым Бәдертдин абыйгамы яки хезмәттәшем Бәдертдин абыйгамы багышлана – белмим. Районга гына түгел, республикага билгеле бу шәхес - танылган укытучы, язучы-мөгаллим Бәдертдин Шәйхетдинов минем тормышыма трактор укытучысы буларак килеп керде. 70 нче еллар ахыры иде бу. Предметның исеме журналга ничек язылгандыр -хәтерләмим. Без һәр атнаның пәнҗешәмбе көнендә төштән сон «тракторга барам», дип чыгып китә идек. Колхоз гаражының

бер бүлмәсендә уку кабинеты урнашкан, гаражның эчендә «подопытный» трактор басып тора иде. Кыр Шунталысы мәктәбендә Бәдертдин абый география дә укытты, шунда эшләп, читтән торып укып та йөрде. Тик минем хәтеремә нәкъ менә трактор укытучысы буларак кереп калган ул. Ник дисәң, чөнки ул аны самолёт укыткан кебек иттереп укытты. Сүз булсынга гына язуым тугел: ялт иттереп юып-буяп куйган детальләр, пьедесталда торган трактор әле дә күз алдымда.

Тракторның вак детальләре, коленваллар- магнетоларның киләчәктә кыз балага кирәгеп чыгу перспективасы булмаса да, укытучы безне шулхәтле кызыксындыргандыр инде – шуларны секунд-минутка сүтеп-жыя идек, еш кына ул эшне күз бәйләгән килеш тә башкара идек. Бу язмага тотынганда сыйныфташларым белән дә сөйләшеп алдык.

Балаларның күңелендә бу әйберләр бөтен нечкәлекләре белән шулай калган икән, димәк, укытучы өчен вагы-төяге булмаган. Һәр нәрсәгә җитди караган Бәдертдин абый безне дә пунктуаль, җаваплы булырга өйрәткән.

Язмыш Бәдертдин абыйны Кыр Шунталысы мәктәбеннән алып китсә дә, соңрак хезмәттәшләр буларак безгә еш очрашырга туры килде. Үзе җитәкләгән Урта Тигәнәле мәктәбендә укыту –тәрбия эшләре буенча семинарларда, ачык дәресләрендә Бәдертдин абый күпләр өчен остаз, алдынгы тәҗрибәсе белән уртаклашырлык ас иде. Үзе укыткан предметны ул фән, сәнгать дәрәҗәсенә күтәреп, әдәбият, туган як тарихы белән бәйләп алып барды, тарихи поэмаларны тәрҗемә итте, яраткан эшенә шигъриятне алып килде, үз хезмәтен шигърияттә җанландырды. Күпкырлы шәхес, укытучым, хезмәттәшем Бәдертдин абый бүген дә актив тормыш белән яши. Язмамның башында куйган соравыма җавап итеп шуны әйтәм - ул, беренче чиратта, эшенә тугрылыклы, җаваплы кеше, зыялы шәхес, милләте белән горурланып яшәүче чын татар.

 

ФАТЫХОВА Резидә, Коры Көрнәле авылы:

 

Ирек бирмәдем үземә

Чит ишекләр кагарга.

Дулкын бәргән саен, агым

Уңаена агарга.

Начарлыкны җиргә күмдем,

Яхшылыкка өндәдем.

Юл күрсәтергә тырыштым

Адашканга төннәрен.

Яшеннәр яшьнәп тордылар

Барасы юлларымда.

Тормыш чикләвеген ярдым

Чәрдәкләп учларымда.

Чыккан булды диңгезләргә

Көчне сынап карарга.

Теләмәдем мин пыскырга,

Теләдем тик янарга.

Теләдем тик җырлар аша

Киләчәккә карарга

Җилкәнем җилләрне яра

Бирешми моң –зарларга.

Хыянәт итми яшәдем

Яшьлеккә, хыялларга

Йөрәкне күтәрә алдым

Текә яр, кыяларга.

Б.Шәйхетдин.

-Нигәдер шушы шигырь игътибарымны җәлеп итте. Автор шунда үзенең тормышын тулы итеп ачып бирә алган, минемчә. Күз алдына тормышны бернинди сынауларга, каршылыкларга баш имичә, тирә-юньдәгеләргә яхшылык өләшеп, үрнәк булып яшәүче, бүгенге көн салкынлыгында хисле- ялкынлы булып кала белгән шәхес килеп баса. Бәдертдин абый әнә шундый. Әле телефон, интернетлар юк чорда без райондаш укытучыларыбызның бик азларын танып белә идек: район үзәгенең 1 нче номерлы мәктәбеннән В.И Абрамов, Ялкын урта мәктәбеннән А.Н.Бочкаревлар, татар мәктәпләреннән Зур Тигәнәле укытучысы Даһия апа... һәм Урта Тигәнәледән Бәдертдин Гыйльметдин улы. Болар гади укытучылар гына түгел, кызыклы, иҗади, гадәти булмаган мавыгулар уйлап тапкан, шуны гамәлгә керткән шәхесләр. Әйе, аларның кемлеген, биографиясен язып тору кирәк түгел. Хәзер аралашу чаралары күп, районда түгел республикадагы коллегаларыбыз белән танышып торабыз. Бәдертдин абый иң элек районыбызның татар авыллары арасында иң беренче туган авылына багышланган китап авторы буларак танылды. Тарих укытучысы дигән исемне ул дәреслекләрдә материалны шәкертләренә җиткерүче генә түгел, ә туган җирен чынлап яратучы ватанпәрвәр , дәрес материалын тормыш белән бәйләүче педагог буларак баетты.

Миңа 2013 елда Урта Тигәнәле мәктәбендә эшли башлагач Бәдертдин Гыйльметдин улы белән якыннанрак танышырга мөмкинлек туды. Кызыксынып тарих кабинетына атлыйм. Ишектән керүгә үзеңне чынлап та тарихи мохиттә хис итәсең. Диварлардагы стендлар, шкафлардагы материаллар барысы да биредә иҗади эшләүче, укучыларны сүз белән генә түгел бүлмәдәге һава белән дә үз предметына тартучы, кызыксындыручы мөгаллим эшләгәнен сөйләп тора. Кабинет шуның өчен эшли дә инде ул, анда нинди предмет укытылуына ишарәләүче бер генә кәгазь дә юк икән, укытучының укучы өчен ни дәрәҗәдә тырышучы икәне күренеп тора. Әгәр боларны укытучы үзе генә эшләмичә укучыларны да җәлеп итә алса, бу тагы да үтемлерәк тәрбия һәм кызыксындыру чарасы. Бәдертдин абый менә шушыларны үзенең практикасында кулланган кеше. Бүген укучылар да, ата-аналар да алларына БДИ ларны тапшырып документ алып чыгуны төп максат итеп куя (аларны моңа гаепләп тә булмый). Ләкин мәктәпнең төп бурычларының иң әһәмиятлесе – ул үзенең нинди җәмгыятьтә яшәвен, тормышының мәгънәсен, максатын аңлаучы чын кеше тәрбияләү дияр идем мин. Бәдертдин Гыйльметдин улының бу мәсьәләдә юнәлеше дөрес булды.

Бүген минем максатым укытучыга характеристика бирү түгел. Бу олпат шәхеснең игътибарымны җәлеп иткән кайбер якларына тукталу. Мәктәп тәрәзәсеннән Шәйхетдиновларның ишек алды ялт итеп күренеп тора: бар җирдә тәртип, пөхтәлек. Күмәк эш вакытларында кырмыска оясыдай кайныйлар: район үзәгеннән уллары Ирек гаиләсе белән кайткан, оныклар мәш килә. Шул ыгы-зыгыда да арада кем өлкән, кемгә ихтирам икәне тоемлана: әлбәттә инде гаилә башлыгына. Ата кешенең улына йогынтысы зур булгандыр: Ирек Бәдертдин улы шулай ук ата-ана һөнәрен үз итеп укытучылыкны сайлады, укытучы

династиясен төзүче булды, гәрчә башка тармакка караган учреждениеләрдә эшләп алса да. Ул хезмәт юлын Коры Көрнәле урта мәктәбендә башлап җибәрде. Аның сокландыргыч дәресләре әле дә минем исемдә: әти –әнисеннән эшне җиренә җиткереп эшләүне өлге итеп алган димәк. Бүген бер-берсен хөрмәт итеп, кайгыртып яшәүче Бәдертдин абый белән Галия апа оныклары Иркә һәм Даниярны сөеп яшиләр. Иркә инде 9 сыйныфта укый, музыка өлкәсендә дә уңышлы гына шөгыльләнүе миңа мәгълүм. Әйе, иҗадилык бу гаиләнең канына сеңгәндер: әгәр шундый җитди предмет укытучысы булып та күпләр нәфис затлар шөгыле дип караган шигырь язуны Бәдертдин абый үз итмәсә, улы Ирек физик-математик була торып шигырь язу белән мавыгыр идеме?! Безнең татарда бер бик тормышчан гыйбарә бар: “Ирне ир иткән дә хатын, чир иткән дә хатын”. Моның дөреслегенә Шәйхетдиновлар мисалында инанасың. Рус телен дә, татар телен дә камил белүче, әдәби әсәрләргә тирән анализлар ясый алучы Галина Ярулла кызы тормыш дилбегәсен нәфис кулларында ныклап тотып бармаса, төрле яклап ярдәм итеп тормаса гаилә башлыгына иҗади уңышларга ирешү җиңел булмас иде дим мин. Бу гаиләдә барысы да үз урынында, бер - берсен тулыландырып, бер-берсеннән канәгать яшиләр.

Гомер шулай матур гына алга бара. Баксаң җиде дистә тулып килә икән. 70 яшь кешенең аксакал булу вакыты. Илнең күрке, яшьләрнең киңәшчесе булу чоры. Җитмеш “җитте”, дөнья куу вакыты үтте, Алла бүләк иткән калган гомереңне ахирәт гамәлләренә ныклап тотынырга вакыт җитте дигән сүз. Без белгән гаять актив иҗади-гамәли тормыш алып баручы Шәйхетдинов Бәдертдин Гыйльметдин улының да әнә шул җитлеккән гомер бәйрәме килеп җиткән. Без Бәдертдин абыйның олыгайган чорын да матур, лаеклы яшәвенә шикләнмибез. Бер Алла исәнлек кенә бирсен!!!

 

ХӘСӘНШИНА Фалия (укучысы):

-Бераз үзем укып, белем алып, өлгергәнлек аттестаты алып чыккан туган мәктәбемә үткән еллар аша әйләнеп кайтам.

1986 елның сентябре. Урта Тигәнәле урта мәктәбе укучыларны кабул итә, мин дә алтынчы сыйныфка килдем. Мәктәп бинасы яңа уку елына әзер. Беренче кыңгырау чылтырады, зәвык белән киенгән, һәр әйткән сүзеннән очкын чәчелеп, көче-гайрәте ташып торган “өр-яңа” мәктәп директоры линейканы ачып җибәрде... Тарих дәресләреннән дә безне ул укытасы икән... Әнә шулай башланып китте безнең танышлык Бәдертдин абый белән.

Безнең күңелгә ул таләпчән, мавыктыргыч дәресләре, олылар сүзенә генә түгел, ә бәлки кечеләр сүзенә дә колак сала белүче кеше буларак кереп калды. Мәктәп тормышыбыз елдан-ел җанлана барды. Ул төрле чаралар, экскурсияләр дисеңме...

1989 елның май ае хәтеремдә әле минем. Без инде өлкән сыйныф укучылары – унынчыны тәмамлап киләбез. Мәктәп директоры үзе хәстәрен күреп, колхоз ярдәме белән Казаннан путевкалар юллап, үзе җитәкләп без, укучыларга, Идел буе калаларын, хәтта Мәскәүне дә күрсәтеп кайтты.

Аның эшләгән затлы эшләре байтак. Танылган рус язучыларының шигъри-тарихи әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүе генә ни тора. Шулай ук укытучым тарафыннан язылган Түбән Тигәнәле авылы тарихының төрле чорларына кагылышлы мәкаләләр дә күп. “Хәнәфи тегермәне”, “Күңелләрдә мәңге сакланыр” язмалары республика газетасы битләрендә дә лаеклы урын алды. Ә инде “Таң” газетасы битләрендә язылган материалларын җыеп тупласаң, һичшиксез, китап килеп чыгар иде. Ә тарихи документлар, материаллар туплау җиңел генә бирелми. Ул тәрҗемә иткән әсәрләр, мифлар күбесе тарихи, шуңа да ул аларны тәрҗемә итеп кенә калмый, ә бәлки тарих дәресләрен өйрәнгәндә дә куллана иде.

Нәтиҗәле эш үзенең уңышларын да бирә, әлбәттә. Тарих фәненнән үткәрелгән олимпиадаларда аның укучылары призлы урыннар яулый иде, алар тарих буенча анда җиңеп, республика күләменә чыга иделәр.

Бәдертдин абый, сезнең шул гөрләп торган тормышыгызда беркайчан кискен үзгәрешләр булмасын, Аллаһы Тәгалә шул тормышыгыздан аермасын.

 

ШӘЙХЕТДИНОВ Фәретдин (энесе):

-Кадерле абыем! Сине гаиләбез исеменнән туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвеңне телибез!

 

Сеңелләре Шәһрия һәм Гөлия гаиләләре:

-Кадерле абыебыз, без сине гомер бәйрәмең олы юбилеең, 70 яшь тулган көнең белән котлыйбыз.

Без сиңа чын күңелебездән, ихлас йөрәктән, сиңа Ходай Тәгалә биргән гомерең буена җитәрлек ныклы сәламәтлек, шатлык, Галия апа белән бергә тигезлектә балаларыгызның, оныкларыгызның сөенечләрен ишетеп кенә яшәвегезне телибез. Киң күңелле, олы йөрәкле булуың өчен без сине бик нык яратабыз.

 

Улы Ирек:

Әти юлы

Кайтып барам җәяү олы юлдан,

Ә янымда улым кечкенә.

Әти янда барган кебек була

Бала чагым искә төшкәндә.

Кырда салкын, исеп куйды җил дә,

Кочакладым нәни улымны.

Алга барам “үзебезнең” эздән,

Дәвам итеп, әти, юлыңны.

Уллар өчен бер юл: әтиләрнең,

Бабайларның юлы танылган.

Туган илгә тугры хезмәт кую –

Иң дөрес юл булып саналган.

 

Оныгы Иркә:

Без энем Данияр белән дәү әтиебезне бик яратабыз һәм шундый дәү әтиебез булу белән горурланабыз. Туган көнең белән, дәү әтиебез. Исәнлек-саулык сиңа, озын гомер, дәү әниебез белән озак еллар безне шатландырып яшәвегезне телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев