Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Стоматологлардан курыкмагыз!

Һәркемгә мәгълүм булганча, стоматология клиникасына вакытында мөрәҗәгать итү, авыз куышлыгын даими төстә профилактик караулар тешләр һәм теш казналары белән теләсә нинди проблемалардан һәм күп кенә катлауланулардан котылырга ярдәм итәләр.

Ләкин, ни кызганыч, хәзерге вакытта бу тәкъдимнәрне бөтен кеше дә үтәми шул. Күптән үзгәргән хәлгә дә карамастан, җәмгыятьтә стоматологик процедуралар, һичшиксез, уңайсызлык китереп чыгара һәм авырту тойгылары китерә, дигән стереотиплар һаман да яшәп килә. Ләкин табиб-стоматологлар ул стереотипларны һәр көнне кире кагалар.

Ничә көн инде тешләрем авырта. Табибка баруны, нинди дә булса сәбәп табып, көн саен кичектереп килдем. Ләкин көннәрдән бер көнне тешем түзеп булмаслык итеп бик каты сызлый башлады, иягем шешеп чыкты. Ниһаять, түзәр әмәлем калмагач, хастаханәгә киттем.

Регистратурада авырулар юк иде әле. Регистратурада утыручы кыз елмаеп каршылады, кабул итүгә керер алдыннан анализлар тапшырырга, флюорография үтәргә кирәклеген аңлатты. Мин анализлар тапшырып йөргән арада табиб-стоматолог Дамир Фәттахов авыруларны кабул итә башлаган иде инде. Чират миңа җиткәч, мин аның кабинетына кердем. Ул мине бик ачык йөз белән каршылады. Барысы турында да сорашты, үзенең киңәшләрен бирде, укол ясады да, авырткан тешемне авырттырмыйча гына алып та ташлады.

Дамир Мөнип улы - бик белемле, җаваплы, намуслы белгеч. Авыруларга хөрмәт белән карый, авырулар да аңа шуның белән үк җавап бирәләр. Тешләрне бик әйбәт дәвалый һәм ала. Ул куя торган пломба күп елларга җитә. Мин аңа эчкерсез булуы, кеше әрнүен үзенеке кебек кабул итүе, бөтен авыруга, беркемгә дә өстенлек бирмичә, бертөсле каравы өчен чын күңелемнән рәхмәтлемен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев