Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Су ресурсларын саклау көнендә

Зур Тигәнәле авылы аша Тигәнәле елгасы ага. Авыл кешеләре аны яратып "Тигәнәле диңгезе" дип атыйлар. Бирегә балык тотарга хәтта күрше Чистай районыннан да киләләр. Ләкин медальнең икенче ягы да бар, алардан соң бик күп чүп-чар кала.

Депутатлыкка яшь кандидат Марат Вәлиев бу проблема хакында ишетеп кенә белми. Чөнки ул үзе дә Зур Тигәнәле авылыннан һәм мәктәптә укыганда һәрвакыт экологик шимбә өмәләрендә катнаша. Ә 7 июньдә, Су ресурсларын саклау көнендә, авылның энтузиастларын чакырып, Тигәнәле елгасының ярларын җыештыруны оештыра. Балыкчылар белән әңгәмә үткәрә. Ә балыкчылар яраткан яр буйларында чүп-чар өчен урналар һәм кисәтүче элмә такталар куюны киләчәккә эш фронты итеп билгели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев