Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Свияжскига сәяхәт

Үз хезмәтчәннәре өчен фермер Илшат Гомәров борынгы Свияжск буенча экскурсия оештырды.

Тарихка сәяхәт, Лебедино кешесе Наталья Бятикова сөйләгәнчә, анда катнашучыларда тирән тәэсир калдырган: алар үткән заманга кайткан кебек булганнар, борынгы утрау-шәһәрне караганнар. Промышленносте, автомобильләре һәм заманча йортлары булмаган әлеге шәһәр кайчандыр Явыз Иванның хәрби ныгытмасы булып хезмәт иткән. Аның урамнарында хәзер дә борынгы монастырьлар - үзләренең гаҗәеп бизәкләре (архитектор Постник Яковлев) белән билгеле 1555 елда изге Герман нигез салган Свято-Успенский Богородицк ирләр монастыре һәм революциягә кадәр хатын-кызлар яшәгән Иоанн-Предтеченский монастыре бүген дә сакланып калганнар әле. Хәзер болар - киң билгеле архитектура һәм тарих истәлекләре. Ул заманнардан калган башка корылмалар белән бергә алар үзенә бертөрле тыюлыкка берләштерелгәннәр, анда Свияжскиның тарих музее булдырылган, художество галереясе оформить ителгән, атлар утары һәм күп кенә һөнәр остаханәләре эшли, аларда мастер-класслар бирәләр.


- Шушы искиткеч сәяхәт, музей- тыюлыктан, анда бик әйбәт сакланган табигатьтән алган тәэсирләрең турында сөйләп тә, аңлатып та бетерерлек түгел, - ди Наталья. - Тик бер нәрсәне беләм: үзем генә мин Свияжскига беркайчан да бара алмас идем, чөнки анда рейс автобуслары йөрми, барырга вакыт та юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев