Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!

Менә ничә ел инде районыбызда "Ак калфак" хатын-кызлар җәмгыяте эшләп килә. Бу җәмгыять бистәбездә, авылларда төрле чаралар, мастер-класслар үткәрә. Аның җитәкчесе Алсу НӘҖМЕТДИНОВА хатын-кызларыбызны шул җәмгыятькә йөреп, төрле кызыклы вакыйгаларда катнашырга чакыра. Ул аларга мөрәҗәгать итеп, менә ниләр яза:

- Гомер, чынбарлык, халык дөньясының баскычлары күп тармаклардан тора. Шуларның беренче баскычларын мәдәният тәшкил итә. Мәдәният - ул милли үзенчәлекнең нигезен тәшкил итүче әхлакый, мораль, этик кыйммәтләр җыелмасы, дәүләтчелекнең иң мөһим символларының берсе, буыннан-буынга күчеп, безне башка илләр һәм дөнья халыклары белән берләштерүче.
Мәдәният - ул җәмгыять тарафыннан тупланган матди һәм рухи кыйммәтләр, җәмгыять, кешелек, аерым бер шәхес үсешенең күрсәткече. Димәк ул- кешеләргә белем, тәрбия бирү вазыйфаларын үтәүне үз өстенә йөкләгән күренеш.
Ләкин «культура» терминының тагын бер өстәмә мәгънәсе калкып тора, ул да булса «эшкәртү», «эшләп чыгару», «кеше акылы һәм кулы тарафыннан эшләп чыгарылган кыйммәтләр» диеп тә карала.
Менә шушы күпкырлы тармакта, мәдәният йортында эшләвемә берничә ай үтте. Кечкенәдән үк мәдәният эчендә булсам да, монда килгәч, бу өлкәнең элек белмәгән нечкәлекләрен күрдем. Мәдәният миңа төрле юнәлешләрдә бик күп кораблар һәм көймәләр йөзгән зур диңгезне хәтерләтә.
Халкыбызның җыр-моңнарын, йола, гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәрен, күңел бизәкләрен, шигъриятен, кул эшләрен торгызып, яшь буынга тапшыру өстендә эшләүче Бөтендөнья татар конгрессы үз эченә алган "Ак калфак" хатын-кызлар җәмгыятенең эшен тагын да киңрәк җәелдереп җибәрергә булдык. Элеккегечә берничә айга бер бәйрәм оештырып кына түгел, ә хәзер бу берләшмәдә атна саен очрашып, төрле юнәлешләрдә эшли алачакбыз.
Татар халык хоры, театр коллективы, яучылык, кул эшләре почмагы һәм башкалар. Бәлки әле газета укучыларыбызда берләшмәбездә тагын да кызыклырак нәрсәләр оештыру теләге туар. Барысын да исәпкә алачакбыз.
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!"Ак калфак" берләшмәсенә теләге булган һәр хатын-кызны, ничә яшендә булуына карамастан, көтеп калабыз. Калфаклар тегү, чигү мастер-класслары, биюләр, җырлар өйрәнербез, кич утырырбыз. Сездән хәбәрләр, тәкъдимнәр көтеп калам. Очрашу урыны - район мәдәният йорты. Кайсы көнне, сәгать ничәдә җыелачакбыз - анысын бергә киңәшләшергә кирәк булачак. Хәбәрләшү өчен минем телефон: 89655946598.
Кадерле районыбыз хатын-кызлары! Барыгызны да татар халкының милли мәдәни мирасын күтәрү, барлау, киләчәк буынга тапшыру эшен үз эченә алган "Ак калфак" берләшмәсенә көтеп калабыз. Халыкны, аның дөньясын, телен, мәдәниятен югалтмауда үзебездән дә өлеш кертик, үзебез белән балаларыбызны да алыйк!
Туган телебезгә төрле яклардан янау булган бу көннәрдә телебез, гореф-гадәтләребезне саклап калу эшендә бергә булыйк, бердәм булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев