Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Таләпчән җитәкче

Тормыш-кызыклы нәрсә. Әле мәктәп эскәмиясендә утырганда ук без планнар корабыз, хыялларга биреләбез һәм әлеге хыялларның чынга ашачагына ышанабыз. Ләкин тормыш кешенең язмышын бөтенләй башка юнәлешкә борып җибәрә. Хикәятемнең героинясы "Җәмәгать туклануы" кулланучылар җәмгыяте советы рәисе Суфия Әхмәтҗанова белән дә нәкъ менә шулай була. Ул әле һаман да ни өчен бу...

Тормыш-кызыклы нәрсә. Әле мәктәп эскәмиясендә утырганда ук без планнар корабыз, хыялларга биреләбез һәм әлеге хыялларның чынга ашачагына ышанабыз. Ләкин тормыш кешенең язмышын бөтенләй башка юнәлешкә борып җибәрә. Хикәятемнең героинясы "Җәмәгать туклануы" кулланучылар җәмгыяте советы рәисе Суфия Әхмәтҗанова белән дә нәкъ менә шулай була.

Ул әле һаман да ни өчен бу эшкә өстенлек бирүен аңлап җиткерми, ә бит абыйсы кебек үк бөтен күңеле белән биолог булырга теләгән була, ләкин Казан кооператив техникумының технология бүлегенә укырга кереп, җәмәгать туклануы технологы булып чыга. Мөгаен, әлеге юлны сайлауда күп балалы гаиләдә үсүе дә үз ролен уйнагандыр. Ун кешелек гаиләгә күп һәм еш пешерергә туры килә, һәм Суфия кече яшьтән үк кухняда әнисенә бик рәхәтләнеп булыша.
Кызыл дипломга тәмамлаган уку йортыннан кыз бик әйбәт белгеч булып чыгып китә: 70нче елларда техникум тирән белем ( теоретик һәм практик) бирә. Беренчедән, студентлар ашханәсендә үзенең укучылары эшли. Икенчедән, Югары Ослан районының бер үк вакытта меңләп кеше ял иткән "Яр буе Моркваши" шифаханәсе базасында алган практикасы шактый тәҗрибә бирә. Шуңа күрә эшкә билгеләгәндә техникум җитәкчелеге кызга Татпотребсоюзның урыннарга барып укыту эшен бик җиңел ышанып тапшыра. Ел буена Суфия Ислам кызы Татарстан районнарына барып, туган ягы үзенә тартканчыга кадәр республика җәмәгать туклануы хезмәткәрләрен кулинар һәм повар осталыгына өйрәтә. Ләкин үзенең Чистай шәһәрендә урын табылмый, һәм хезмәт эшчәнлеген Алексеевск бистәсендә дәвам иттерә, анда шунда ук җәмәгать туклануы предприятиеләренең хуҗалык исәбендәге берләшмәсе производство мөдире итеп билгеләнә. Бу хәл 1980 елда була. Ә 84нең августында райпоның жәмәгать туклануын җитәкли.
Эш күләме гаять зур була: үзәк ашханәнең (хәзер "Үзәк" кафесы) үзеннән кала җәмәгать туклануы системасы "Перекресток", "Мурзиха" кафеларын, районның барлык мәктәпләрен һәм 97нче һөнәр училищесын да берләштерә, аларны өстәмә төстә туклану продуктлары белән тәэмин итәргә, поварлар пешерә торган ризыкларның, камыр ашларының сыйфатын, куркынычсызлыгын тикшерергә, санитария кагыйдаләрен үтәргә туры килә һ.б.лар. Өстәвенә бу мәсьәләләр район башкарма комитеты каршында эшләп килүче гомуми белем бирү мәктәпләре укучыларының туклануын оештыру буенча комиссиянең катгый контролендә тора, һәм һәр "минус" яки җитешсезлек өчен аның әгъзалары алдында җавап тотарга туры килә. Моннан тыш, ашханәдә күп еллар килүче-китүчеләр генә түгел, ә бәлки һөнәр училищесы укучылары да ашый, туйлар, юбилейлар үткәрү, башка бәйрәм һәм урыннарга барып үткәрелә торган чараларда-конференцияләрдә, киңәшмәләрдә, сессия-ләрдә катнашу турында сөйләп торасы да юк. Көне-төне эшләргә туры килә. "Иң катлаулы сынау-зур коллективны җитәкләү, бигрәк тә сиңа 30 яшь тә булмаганда, ә хезмәткәрләрнең күпчелеге 40тан узып киткәндә",-ди Суфия Ислам кызы. Өлкән буынны хөрмәтләү принципларында тәрбияләнгәнлектән, ул хезмәттәшләренә каршы әйтергә, бигрәк тә алар белән тупас кыланырга җөрьәт итми. Шуңа күрә кул астында эшләүчеләрен рәнҗетмәү, шул ук вакытта әйбәт җитәкче булып калу өчен даими төстә "алтын урталык"ны эзли. Шуның белән бергә тизрәк олыгаерга хыяллана.
Биредә үк, үзәк ашханәдә Суфия үзенең мәхәббәтен-97нче һөнәр училищесы студенты Хәмит Әхмәтҗановны очрата, ул училищеда эретеп ябыштыручы һөнәренә укый һәм башка студентлар белән ашханәгә ашарга керә торган була. Бер ел узганнан соң егет сөйгәненә кулын һәм йөрәген тәкъдим итә. Баштан яшьләр Колхозчылар өендә яшиләр (хәзер бу урында ике катлы өй төзелгән), аннары Алексеевск райпосы биргән коттеджга күчәләр. Күп тә үтми, ир-белән хатынның уллары Ринат туа. Киеренке эш графигы ял итәргә вакыт калдырмаса да, хатын улы өчен һәрчак вакыт табарга тырыша.
Уллары ата-анага бала чагыннан ук күп шатлык китерә. Алты яшеннән ул бик тырышып ашханәдән юл аша гына урнашкан музыка мәктәбендә фортепьянода уйнау серләрен үзләштерә, һәм Суфия Ислам кызы аның бөтен концертларына һәм чыгышларына йөрергә тырыша. Мәктәптә малай иң яхшы укучыларның берсе була һәм төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңүче һәм призер була. Хуҗалыкта әтисе белән бергә бөтен эштә дә әнисенең ярдәмчесенә әйләнә. 5нче сыйныфтан инглиз теле белән җитди шөгыльләнә башлый һәм тормыш юлын иртә сайлый: алтын медальгә мәктәпне тәмамлаганнан соң Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтына укырга керә, аны "5"ле билгеләренә генә тәмамлый. Хәзер ул халыкара мөнәсәбәтләр юристы һәм Россия башкаласының эре юридик фирмаларының берсендә эшли.
Суфия Ислам кызы үзе дә ирешелгәннәрдә туктап калырга уйламый һәм 1985 елда читтән торып Саранскида "Азык-төлек товарлары товар белгече" белгечлеге буенча Мәскәү кооператив институты филиалын тәмамлый. Алган белеме, һөнәри тәҗрибәсе, максатка омтылучанлыгы, хезмәт сөючәнлеге, җаваплылыгы һәм башка эшлекле сыйфатлары белән бергә аңа тиз үзгәрә торган дөньяда эшен грамоталы алып барырга булыша. Бигрәк тә хәзер, үсә баручы көндәшлек шартларында, заман белән бер аяктан атларга, сорау артыннан өлгерү һәм җәмгыятьтә үз урыныңны саклап калу өчен тәкъдим ителә торган ризыкларның һәм камыр ашларының ассортиментын даими төстә киңәйтеп, иҗади эшләргә кирәк булганда. Хәзер барысы да, шул исәптән хезмәттәшләре күңеленә ачкыч сайлап алу осталыгы да, хезмәт эшчәнлеге башланганда җитеп бетмәгән яше дә бар кебек. "Җәмәгать туклануы" системасында да, "Үзәк" дип үзгәртеп исемләнгән ашханәдән тыш, бүгенге көндә "Перекресток" кафесы һәм "Җәй" сәүдә комплексы гына калган, ләкин эшләү елдан-ел авырая бара. Альтернатива пәйда булганга-хосусый бизнес активрак һәм тизрәк үскәнгә генә дә түгел, ә тәҗрибәле, чыдам, җаваплы, әдәпле һәм үз эшенең һәрвакыт булышырга әзер торучы белгечләренә алмашка кулинария серләренә, табын әзерләү күнекмәләренә, поварлар һәм кондитерлар белергә тиешле бөтен нәрсәгә яңабаштан өйрәтергә кирәкле яшьләр килгәнгә. Коллектив акрынлап кына яшәрә һәм кадрлар проблемасы актуальрәк була бара.
Шулай да, авырлыкларга да карамастан, үз җитәкчеләренең идарә итү таланты нәтиҗәсендә, райпо идарәсе рәисе Илнур Хәйбуллин сүзләр-енә караганда, кафе хезмәткәрләре иҗади эшли, ипле рәвештә әйбәт нәтиҗәләргә ирешә. Поварларыбыз төп эшләреннән тыш район һәм республика чараларында, пайчылар җыелышларындагы күргәзмәләрдә дә катнашалар һәм Татпотребсоюз линиясе буенча оештырыла торган конкурсларда катнашырга да өлгерәләр.Үзенең уңышлары өчен "Үзәк" коллективы берничә тапкыр югарыгы оешмаларның грамоталары һәм дипломнары, Татарстан Сәүдә министрлыгы грамотасы белән бүләкләнде, әле күптән түгел генә "Халыкларның милли кухнясы көннәре" конкурсының район һәм республика этапларында җиңүче булды. Өстәвенә Суфия Ислам кызы үзе андый вакытларда хезмәттәшләреннән читтә калмый һәм, аларга лаеклы үрнәк күрсәтеп, аларга бик шатланып әзерләргә булыша. Ә эштән буш вакытында яки улы кайтканда үзенең кухнясында "эксперимент"лар ясарга ярата һәм якыннарын кулинария шедеврлары белән сөендерә.
Уңышлы, тел-теш тидермәслек эшләве дәверендә Суфия Әхмәтҗанова Татпот-ребсоюзның һәм район хакимиятенең Мактау грамоталары, "Татпот-ребсоюзның алтын билгесе" һәм "Россия кулланучылар кооперациясендә намуслы хезмәте өчен" билгеләре, "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале белән бүләкләнде, ә 1997 елда аңа "Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре" дигән исем бирелде. "Җәмәгать туклануы" кулланучылар җәмгыяте советы рәисе үзен бәхетле кеше дип саный, чөнки аның бит барысы да: яраткан эше дә, ышанычлы гаиләсе дә бар. Район кулланучылар җәмгыятендә 20 елдан артык эретеп ябыштыручы булып эшләгән ире Хәмит Хафиз улы да, ир-атлар эшен эшләүдә булышып, күп вакытын кафеда үткәрә. Әхмәтҗановлар өендә дә хезмәтне бүлү юк: хатыны өйдә булмаганда гаилә башлыгы ашарга пешерә, өйне җыештыра, бакчада эшли һәм хәтта чәчәкләр утырта, аерым игътибарны яңа сортларга бирә, кыскасы, хатынын өстәмә эштән азат итү өчен барысын да эшләргә тырыша.
Октябрь азагында Суфия Ислам кызы үзенең юбилеен билгеләп үтте. Алексеевск райпосы советы, идарәсе, профсоюз комитеты исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән аны тормышындагы истәлекле көне белән котлыйм, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм һәрвакыт якыннарының йөрәк җылысын тоеп яшәвен телим.

Гөлнара КӘРИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X