Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Тарихны саклап, киләчәкне булдырабыз

Алексеевск районында “Правослау инициативасы-2018” кече грантлар конкурсының грант ярдәмендә 1918-1922 еллардагы гражданнар сугышы башлануның 100 еллыгына багышланган проектны гамәлгә ашыру дәвам итә.

Әлеге проект кысаларында эзләү отрядлары һәм Биләр мәктәбе укучылары көче белән Войкино авылы янында эзләү чаралары барышында табылган мәетләрне җирләү урыннарында – Алексеевск, Биләрдә, Кече Кызылъяр авылы янында һәм Караваеводан ерак түгел зиратта яңа истәлек мемориаль плитәләр куелды. Әлеге проект район чигенә генә сыешмады, чөнки Хәтер һәм килешү вахтасында Казан, Татарстанның Лаеш, Спас, Әлки, Чистай эзләү отрядлары һәм хәрби-патриотик клублар актив катнашты.
Укытучылар көнендә проектны гамәлгә ашыруда педагогларның зур ролен дә билгеләп үтәбез, чөнки аның күп кенә катнашучыларын яшьләр: мәктәп укучылары һәм студентлар тәшкил итә. Практикада нәкъ менә укытучылар яшь буынны туган як тарихы белән таныштыралар. Бер гасырлык вакыйгаларны өйрәнеп, балалар революция һәм гражданнар сугышына башкача карыйлар. Бу инде тарих китабыннан коры юллар түгел, ә кырыс чорда үзләре шаһит булган кешеләр язмышы.
 Проектның инициаторлары – Биләр мәктәбе директоры Андрей Чугуров һәм якшәмбе мәктәбе хезмәткәре Светлана Шухляева.
– Проектның максаты – район кешеләрен туган як тарихы белән таныштыру, – дип сөйли Андрей Анатольевич. – Ачыкланганча, күпләр аны белмиләр. Җирдә йөрибез, ләкин аның астында нәрсә ятуын, нәрсәләр булуын тоемламыйлар. Гражданнар сугышының нинди кырыс булуы турында сөйләргә телим. Ул чакта бит туганга каршы туган сугышкан. Бу сугыштан да әшәкерәге булырга мөмкин түгел. Моның белән без яшь буынны андый гамәлләрдән саклыйбыз. Алар тарихны нинди булган– шулай итеп белсеннәр. Бу – иң мөһиме. Шуның белән бергә һәйкәлләрне яңартабыз. Истәлекле урыннар һәм вакыйгалар турындагы истәлекне хөрмәтлибез.
 Шулай ук мәктәп директоры хәзер районның бөтен территориясе буйлап йөз еллык вакыйгалар белән бәйләнгән урыннарга 130 чакрымлы походлар уздырылуы турында да сөйләде. Гражданнар сугышы корбаннары янында митинг узган Биләрдән чыгып китеп, балалар Зур Полянкада, Зур һәм Урта Тигәнәледә, Кызылъярда, Алексеевск, Левашево, Караваево, Ромодан, Кр. Баранда булдылар. Бу хакта без газетаның киләсе саннарында җентекләп сөйләрбез.
 Проект 19 октябрьдә 2018 елгы эзләү эшләре йомгаклары буенча мәктәп укучылары һәм студентларының фәнни-гамәли конференциясе белән тәмамланачак, ул Биләр мәктәбендә узачак. Анда галим-тарихчылар һәм республика эзләүчеләре катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев