Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

"Татар археографиясе" сериясендә яңа китап чыкты

Археограф, текстолог Раиф Мәрдановның "Алдым каләм, яздым сәлам..." дип аталган китабы сериянең чираттагы 21нче басмасы булды.

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Милли китапханәсе нәшер итә торган "Татар археографиясе" сериясеннән археограф, текстолог Раиф Мәрдановның "Алдым каләм, яздым сәлам..." дип аталган чираттагы 21нче китабы дөнья күрде. Бу турыда Милли китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Китап "Милли китап" нәшриятында чыккан.

Археографик сериянең әлеге китабында 1822–1934 еллар арасында төрле кешеләр тарафыннан язылган 44 хат тексты туплап бирелгән.

Хатларның авторлары – мөфтиләр, ахуннар, муллалар, хаҗилар, Ш.Мәрҗанинең туганнары һәм шәкертләре һ.б. Хатларда үз чорының төрле мәсьәләре чагылыш тапкан, гыйшык-мәхәббәт хәлләре, кешенең рухи кичерешләре, уй-борчулары, шатлыгы һәм хәсрәте ачыктан-ачык күренеп тора, диелгән әлеге хәбәрдә.

Җыентыкка гомуми кереш мәкалә һәм һәрбер хатка карата искәрмәләр язылган.

Раиф Мәрдановның бу китабы татар халкының язма мирасын өйрәнүчеләргә, шулай ук киң катлау китап укучыларга атап төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев