Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Татар конгрессы алдыннан

22 гыйнварда күрше Нурлат районында Бөтендөнья татар конгрессының күчмә киңәшмәсе үтте.

Безнең районнан җиде кешедән торган делегация татар халкының үсеш стратегиясе буенча фикер алышынган зона пленар киңәшмәсендә катнашты.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли советы рәисе Васил Шәйхразиев һәм рәсми кунаклар катнашында утырыш Нурлат шәһәренең шәһәр мәдәният сараенда татар халкының бөек шәхесе Илһам Шакировны бер минут тынлык белән искә алудан башланды. Стратегия буенча фикер алышуда Татарстан Республикасының Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Чирмешән, Чистай районнарыннан татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Пленар утырыш алдыннан катнашучылар Нурлат шәһәренең социаль объектлары белән таныштылар, Советлар Союзы Герое М.Е. Сергеев исемендәге 10 нчы гимназиядә, «Буратино» балалар бакчасында, Халыклар дуслыгы йортында булдылар.

Татар халкының стратегиясе турында фикер алышу буенча зона киңәшмәсенең пленар өлеше шәһәр мәдәният сараенда дәвам итте.

Утырыш эшендә район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Советы рәисе Васил Шәйхразиев, шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин, профессор, филология фәннәре докторы, ТР ФА мөхбир әгъзасы Ким Миңнуллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм башкалар катнашты.

Кунакларны Мәдәният сарае фойесында күргәзмәләр каршы алды, алар җирлекнең татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, көнкүрешен чагылдырдылар. Пленар өлеш тулысынча стратегия үсеше турында фикер алышуга багышланган иде, аның эскизын Васил Гаяз улы шунда ук тәкъдим итте. Документны эшләүдә татар халкы язмышына битараф булмаган барлык кешеләр дә катнашырга тиеш, дип ассызыклады Васил Гаяз улы. Алга таба документ буенча фикер алышу Россиянең 7 федераль округында дәвам итәчәк. Шуннан соң гына аның проектын булдыру күздә тотыла. Әлегә бу эскиз гына, фикер алышу барышында ул тагын да тулыландырылачак. Үз тәкъдимнәрен һәм фикерләрен һәркем кертә ала.

Нәрсә ул стратегия

— Без һәрвакыт үзебезнең милләтебез хакында кайгырттык. Ләкин хәзерге глобальләштерү заманында халкыбызны саклап калу проблемасы көнүзәк мәсьәләгә әйләнде. Шуңа күрә безнең алда зур бурыч тора- без үз милләтебезне югалудан саклап кала торган, алга таба үсеш юлларын күрсәтүче документ әзерләргә тиеш. Хәзер исә, республика районнарында фикер алышулар оештырыла. Беренче зональ утырыш Арчада узды. Менә Нурлатта, аннары -Бөгелмәдә. Җомга көнне фикер алышулар Чаллыда үтәчәк. Васил Шәйхразиев белдергәнчә, Татарстанда

173 милләт яши. Без һәрвакыт ярдәмләшеп, дус-тату гомер итәбез. Стратегия татарларга юнәлтелгән. Тик аны төзү эшендә башка милләтләр дә булышсын иде. Чөнки берләштерүче документ буларак, ул башка милләтләр үсешенә дә ярдәм итәчәк, дип белдерде Васил Шәйхразиев.

Бу әлегә дүрт юнәлеш. Тик сезнең тәкъдимнәр белән алар артырга да мөмкин, диде. Юнәлешләрдә төп игътибарга алынган авыл инфраструктурасын үстерү, миллилекне саклап калу өчен шартлар булдыру, милли кадрлар әзерләү, Сабантуйларында борынгы күркәм йолаларны торгызу, татар гимназияләрен ачу, тарихи-мәдәни мирасны өйрәнү, татар элитасын үстерү һ.б.

Ким Миңнуллин: Татар милләтенең алга таба юлын салуда без барыбыз да катнашырга тиешбез.

Зур үзгәрешләр чорында, яңа вәзгыятьтә татар халкы үзен ничек тотарга тиеш, алга бару юлларын каян алырга тиеш? Татар халкының үсеш стратегиясе шушы мәсьәләләргә ачыклык кертеп, киләчәккә дөрес юлны билгеләргә ярдәм итәргә тиеш, дип саный профессор, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин.

Бүген Нурлатта Татар үсеше стратегиясе эскизын тәкъдим итү чарасында әлеге документның мөһимлеге янә кат-кат ассызыкланды.

— Президентыбыз үзенең Еллык юлламасында Татар халкының үсеш стратегиясен әзерләү мәсьәләсенә аерым басым ясап китүе, аны булдыру йөкләмәсен Бөтендөнья татар конгрессына бирүе, ул аның бүгенге вәзгыятьттән чыгып эш итүе. Президентыбыз бүгенге хәлне тирәнтен аңлый, ул алга таба бару юлларын эзли. Инде без барыбыз бүгенге зур тизлек белән бара торган дөньядагы үзгәрешләр вакытында әлеге юлны салуда, әлеге юлны камилләштерүдә, милләтебезне саклауда үз өлешебезне кертергә тиешбез, — дип белдерде Ким Миңнуллин.

Аның сүзләренчә, әлеге Стратегия барлык эшләгән эшләребезгә анализ ясарга, аларда җитешеп бетмәгән якларны табарга, нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.

Ким Миңнуллин Татарстан белән генә чикләнмичә, барлык милләттәшләребезне дә бу эшкә җәлеп итеп, аз булганда, берничә дистә елга үз юлыбызны билгеләргә чакырды.

Татар конгрессы эшенә алга таба да уңышлар, бердәм булып эшләргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев