Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

«Tatar сүзе» бәйгесен оештыручылар татар шигъриятенә кызыксыну уятырга тели

«Tatar сүзе» бәйгесе жюри рәисе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов халыкта татар шигъриятенә карата кызыксыну уятырга кирәклеген әйтте.

 Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында узган бәйгесенә багышланган матбугат очрашуында сөйләде.

«Җәмгыятьтә халкыбызның яшәеше турында фикерләр күп йөри. Тел югалып бара дибез, фаразлар кылабыз. Милләтне саклау юнәлешендә кулга-кул тотынышып эшләгәндә генә уңышка ирешә алабыз дип уйлыйм. Шигърияткә багышланган кичәләребез 2005 елдан бирле оештырыла, тамашачының шигърияткә булган мөнәсәбәтенә игътибар иттем. Халкыбызга татар шигъриятенә карата кызыксыну уятасы иде», — диде ул.

Айдар Фәйзрахманов сайлап алу туры онлайн үтәчәген искәртте. «Икенче турда катнашучыларны чакырып, аларга мастер-класс та биреләчәк. Моның өчен Камал, Тинчурин театры артистлары, эстрадабыздагы мәртәбәле алып баручылар да җәлеп ителәчәк. Әлеге бәйге 4-5 ел элек үк әзер иде. Елашып утыруның мәгънәсе юк. Соңга калдык дип, үкенеп утыра алмыйбыз», — диде ул.

«Беренче чиратта, ана телебезнең чисталыгы, сафлыгы, аһәңен саклавына игътибар итәчәкбез. Шулай ук сәнгати югарылык, тышкы кыяфәт — костюм да исәпкә алыначак. Мәсәлән, мин шигырьне укый белмим, ә үз эчемнән, күңелемнән үткәреп сөйлим. Мин моны Равил Фәйзуллин, Рөстәм Мингалим, Роберт Әхмәтҗанов һ.б. шигырьләрендә сизәм. Балаларның күбрәк катнашуын бик теләр идем», — диде Фәйзрахманов.

Бәйге номинацияләре: шигърият (шигырь, поэмалардан өзекләр), проза һәм мәсәл. Катнашучылар түбәндәге категорияләргә бүленә: 10 яшькә кадәрге (10 яшьне дә кертеп) катнашучылар; 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге (17 яшьне дә кертеп) катнашучылар; 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар; профессиональ катнашучылар — театр, кино, концерт оешмалары профессиональ артистлары, театр белеме бирү педагоглары, дикторлар.

10 яшькә кадәрге катнашучылар арасында: I урын — 30 000 (утыз мең) сум, II урын — 25 000 (егерме биш мең) сум, III урын — 20 000 (егерме мең) сум. 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге катнашучылар арасында: I урын — 45 000 (кырык биш мең) сум, II урын — 35 000 (утыз биш мең) сум, III урын — 25 000 (егерме биш мең) сум. 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында: I урын — 50 000 (илле мең) сум, II урын — 40 000 (кырык мең) сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X