Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Татарча чыршы бәйрәме

3 нче Алексеевск урта мәктәбендә укучы татар балалары өчен бу көннәрдә бик күңелле вакыйга булды -анда татарча Чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә татар балалары гына түгел, башка милләт укучылары да бик теләп катнашты.

Чыршы бәйрәме мәктәпнең татар теле укытучылары Сиринә Гарипова, Роза Кутуева, Венера Минакова, Надежда Баранова һәм Алсу Шәйхуллина көче белән оештырылды. Бәйрәмне өлкән сыйныф укучылары әкияти тамаша белән ачып җибәрде. Аннан Яңа ел бәйрәменә Кыш бабай һәм Кар кызы килде, алар бәйрәм белән котлап, балаларны туган телне, милләтебезне яратырга чакырдылар. Балалар да Кыш бабай белән Кар кызына үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр, халкыбызның яратып уйный торган уеннарын уйнадылар, әйлән-бәйлән җырладылар.

Чыршы бәйрәме төрле конкурслар, уеннар, әкият персонажларына, җыр һәм биюләргә бай булды. Хәтта урысча сөйләшүче балалар да Кыш бабай белән Кар кызына татарча шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Алып баручы кызлар Иркә Шәйхетдинова белән Динара Вәлиева булды. Конкурсларда, төрле эшләнмәләр ясауда, газета чыгаруда актив катнашкан укучыларның эшенә йомгак ясалды һәм балаларга бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнең музыкаль бизәлешен музыка укытучысы Игорь Лисин бик матур алып барды.

Гомумән, чара балалар өчен бик күңелле узды. Килгән кунаклар да балаларның чыгышын бик яратып кабул итте һәм аны оештыручыларга рәхмәтләрен әйтте.

Чыршы бәйрәмендә катнашкан барлык укучыларны, татар теле укытучыларының бу матур эшенә югары бәя биреп билгеләп үтәсе, һәм башкаларны да аларга тиңләшергә чакырасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев