Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Татарстан АССРның 100 еллыгына багышланган конкурс

Күптән түгел, миңа Казан шәһәрендә югары сыйныфлар өчен оештырылган Татарстан АССРның 100 еллыгына багышланган конкурста катнашырга туры килде.

Конкурска әзерлек эшләре алдан башланды. Иң элек үземнең туган абыем, алдынгы механизатор, Чистай округы буенча депутат итеп сайланган Җаббаров Әсхат Вәли улы турында материаллар тупладык. Эшебезне “Якташыбыз Җаббаров Әсхат Вәли улының тормыш һәм хезмәт юлы” дип атадык. Аны конкурсның шартларына туры китереп эшләдек, презентациясен ясадык. 8 декабрьгә хәтле, электрон вариантта, оештыру үзәгенә, Халыкара мөнәсәбәтләр институтына җибәрдек.

Өч көннән соң безгә (электрон рәвештә) чакыру кәгазе килеп төште. Икенче көнне килү-килмәвебез турында телефоннан сораштылар. Без ризалык бирдек һәм чыгышның ничек буласын күз алдына китереп, әзерләнә башладык. Үзем язылган текстны укыйм, үзем барысын да күз алдына китерергә тырышам, чөнки шундый зур конкурста беренче тапкыр ялгыз чыгыш ясавым.

14 декабрь көнне, укытучым, фәнни җитәкчем Хәйбуллин Әлфир Таһир улы белән Казан шәһәренә, Халыкара мөнәсәбәтләр институтына юл тоттык. Безне бик җылы каршы алдылар: кайда чишенергә, кайсы аудиториягә керергә икәнен күрсәттеләр.

Иң элек институт белән таныштырдылар. 300 дән артык эш арасыннан безнең хезмәтебез сайлап алынган булып чыкты. Барлыгы 20 эш сайланган. Безне, барыбызны да, җиңүчеләр дип күңелебезне күтәрделәр. Катнашучыларның үзем кебек укучылар булуын күргәч, дулкынлануым басылды, үземне сыйныфташларым янында кебек хис иттем.

Чыгышлар 2 сәгатьтә 30 минут барды. Мин 15 нче булып чыгыш ясаганлыктан һәр укучының ничек чыгыш ясавына игътибар итеп утырдым. Бик матур чыгыш ясаган укучыларның мондый

конкурсларда беренче мәртәбә чыгыш ясамавы күренеп тора. Мин үземнең чыгышымны уртача бәяләдем.

Конкурс тәмамланганнан соң, безне программага нигезләнеп, ашханәгә җибәрделәр. Ашханәдән чыккач, КФУның төп бинасына, этнография музеена алып бардылар. Музейда бөтен дөнья буенча җыелган төрле халыкларның тормыш-көнкүреше белән таныштырдылар. Алып баручы һәр экспонатка тукталып, төрле мәгълүматлар сөйләде. Аннан конкурс булган бинага кире кайттык.

Бүләкләү тантанасы конкурс үткән бинада булды. Иң элек, 20 катнашучы белән 20 җитәкчене, таныклык һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләп чыктылар. Ахырдан җиңүчеләрне бүләкләделәр. Җиңүчеләр рәтендә булмасам да, мин бик шат идем. Киләчәктә, бәлки, шушы институт биналарында укырга туры килер дигән уйларга чумып утырдым. Оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп, кайтыр юлга чыктык. Бүләкләр алып, күтәренке күңел белән өйгә кайтып кергәндә, әтием, әнием һәм апам телевизордан без чыгыш ясаган конкурс турында яңалыклар карап утыра иделәр...

 

Урта Тигәнәле урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Динә СИБАТОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X