Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

"Татарстан Хәбәрләре" программасы

"Татарстан Хәбәрләре" программасы беренче тапкыр эфирга 2002 елның 26нчы августында чыга. Элек "Хәбәрләр" көненә ике мәртәбә чыгып барды, хәзер исә республикада булган вакыйгалар белән тамашачылар көненә сигез тапкыр таныша алалар.

"Хәбәрләр"не 50 хезмәткәр - хәбәрчеләр, продюсерлар, редакторлар, алып баручылар "ясый". Нәкъ менә алар һәр көнне "Татарстан - Яңа Гасыр" телеканалы тамашачыларына җәмгыять тормышында, сәясәт, икътисад, мәдәният, спорт дөньясындагы яңалыклар турында сөйлиләр, хәбәрчеләрдән һәм мәгълүмат агентлыкларыннан алынган яңа хәбәрләр белән таныштыралар.

Хәбәрләрне тамашачы хозурына - алып баручылар - Радик Гыймаев, Айгөл Бәдретдинова, Гөлназ Гыйниятова, Фәнис Камал тәкъдим итә. "Хәбәрләр"не иҗат итүчеләр күп кенә бәйгеләрдә, шул исәптән бөтенрусия конкурсларында да җиңүчеләр дип табылдылар.

"Татарстан - Яңа Гасыр" телеканалы мәгълүмат хезмәтенең эше җиңел диеп әйтеп булмый: республика тормышы турында тулы һәм кызыклы итеп Татарстан тамашачыларына гына түгел, ә шулай ук Төркия, Финляндия, Швеция Чехия, Алман иле, элеккеге союздаш республикалар тамашачыларына да җиткерергә кирәк. Мәскәү, Екатеринбург, Ульяновск һәм Ижау шәһәрендәге махсус корреспондентлар иң кызыклы мәгълүматны информацион тапшырулар дирекциясенә оператив рәвештә хәбәр итә. Программаның слоганы - "Татарстан Хәбәрләре": сүзнең кадерен белеп эшлибез".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев