Татарстанда инфекцияле авырулар эләктерүчеләр кимегән
Узган ел Татарстанда инфекцияле авырулар эләктерүнең 745 мең 112 очрагы теркәлгән. 2015 ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 3 процентка кимрәк.
Бу хакта бүген Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина коллегия утырышында хәбәр итте.
Иң зур үсеш энтеровирус инфекциясе, грипп, дизентерия, бума ютәл кебек авыруларда күзәтелгән. Авыруларның иң күбе, гадәттәгечә, гриппка туры килә - 86,4 процент. Әлеге вируслар белән көрәшүнең иң нәтиҗәле ысулы - ул вакциналар. Әмма ата-аналар арасында вакцина кадатмаска теләүчеләр саны арта, дип хәбәр ителде утырышта. Интернет челтәрендә барган фикер алышулар, вакцина ясатуга каршы пиар-кампанияләр дә җитәрлек.
Шунысы да мәгълүм, вакцинадан баш тарту бер кешенең генә түгел, ә тулы бер коллективның яисә гаиләнең сәламәтлегенә тәэсир итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев