Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган шигырьләр һәм хикәяләр бәйгесе узачак

Татарстанда «Яшел сигналга сәяхәт» бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады. Бәйгедә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне пропагандалаучы яшь шагыйрьләр һәм язучылар катнаша ала.

Республика конкурсы 2023 елның март-апрель айларында узачак һәм аның төп максаты – татар телен популярлаштыру, шулай ук балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне һәм кече сыйныф укучыларын юлда иминлек кагыйдәләренә өйрәтү.

Җиңүчеләрне ике номинациядә билгеләячәкләр: «Яшь җәяүленең дуслары» – мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге балалар өчен әкият яки фэнтэзи жанрларында проза һәм «Могҗизалы юллар» – мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар өчен шигърият. Шартларның берсе – барлык әсәрләр дә 4-12 яшьлек балалар өчен булырга тиеш.

Бәйгегә гаризаны 1 марттан 4 апрельгә кадәр guncbgd@mail.ru электрон почта адресына юлларга мөмкин. Конкурста 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге шагыйрьләр һәм язучылар катнаша ала. Һәр номинациядә жюри өч призерны билгеләячәк. Җиңүчеләрне һәм лауреатларны дипломнар һәм акчалата бүләкләр көтә. Бүләкләү тантанасы апрель ахырында булачак.

Бәйге турында тулырак мәгълүмат «Тормыш иминлеге фәнни үзәге» дәүләт бюджет учреждениесы сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев