Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Тау шуганда сак булыгыз!

Элек без бала чакта кышлар бик салкын була иде. Шуңа да карамастан, бала-чага урамнан кайтып кермәде: кем әтисе ясап биргән таяклар һәм кәшәкәләр белән хоккей уйный, кем чаңгы, кем чана шуа иде.

Без тау башында гына яши идек, тау астында чишмә бар иде. Ул "Фәттах чишмәсе" дип аталды. Без шул чишмәдән чиләкләп су алып, тауга сибә һәм аны шоп-шома, ялтырап тора торган итеп ясый идек тә, шуннан ат чаналарына, малайлар-кызлар бергә төялеп, таудан шуа идек.

Ул чанага кем ничек эләгә: кайсы утыра, кайсы ята, ә кайсының ярты гәүдәсе сөйрәлеп бара иде. Шулай да беркем дә имгәнмәде дә, аягы-кулы, умыртка баганасы да сынмады.

Ә менә хәзер тау шуу өчен төрле "ледянка"лар һәм "плюшка"лардан, икенче төрле аларны "ватрушка"лар дип тә атыйлар, файдаланалар. Алар сәламәтлек өчен куркыныч. Уңышсызрак бәрелсәң, я әйләнеп каплансаң, кул-аяк кына түгел, умыртка баганасы сынарга да күп сорамас.

- Бу бик җитди проблема. Балага күп кирәкмени? Ул утырып таудан төшкәндә умыртка баганасы йомшарган була. Имгәнү өчен бер бәрелү җитә. Бәрелгән булса, баштан балада авырту, алҗыганлык барлыкка килә. Гадәттә, беренче көнне үк беркем дә табибка мөрәҗәгать итми.

Ә балада берьюлы 2-4 умыртка сөяге сынган булуы ихтимал. Бу умыртка баганасы кәкрәюгә китерә, - ди Казан дәүләт медицина академиясенең травматология һәм ортопедия кафедрасы мөдире Игорь Панков. Ул "ледянка"лар һәм "плюшкалар"ны бөтенләй тыю яклы.

Игорь Панков аңлатуынча, егыла-бәрелә калса, "ледянка"да шуып кайтканнан соң, кичкә баланың умыртка баганасының күкрәк өлешендә авырту барлыкка килергә мөмкин. Ә ата-аналарның моңа игътибар итмәве бар.


- Ярар, бетәр әле, диләр, ә еллар үткәч, кешенең инвалидка әйләнүе мөмкин, чөнки умыртка буыннары арасында кан әйләнеше бозылган була. Кыскасы, хәзер "ледянка"ларга алмашка килгән "плюшка"лар бик популяр, бу - бик куркыныч нәрсә. Шуңа "плюшка"ларны тыярга кирәк. Моңа түрәләр дә колак салса, шәп булыр иде", - дип чаң суга КДМА белгече.

- Шул балачактагы имгәнүнең нәтиҗәсе еллар узгач кына үзен сиздерүен аңладым. Димәк, аның кайтавазы озак еллардан соң гына килеп ирешкән, - ди берәү. - Ярар, бетәр әле, диләр, ә еллар үткәч, кешенең инвалидка әйләнүе мөмкин, чөнки умыртка буыннары арасында кан әйләнеше бозылган була.

Әле шушы көннәрдә генә бер газетадан Арча районында бер баланың тау шуганда маңгае белән бүрәнәгә килеп бәрелүе турында укыган идем. Анда болай язылган:

- Арча стадионында бик хәтәр урыннан чана шуалар. Баскыч янындагы тау ул. Югыйсә, «шумаска» дип язып та куелган. Әмма чанасын тартып килүчеләр ул язуга күз дә төшерми. Чана шуучылар тау өстенә үк менеп китәләр һәм сикертмәле таудан аска очалар. Ярый ла, уңышлы гына төшсәң! Әмма аста бик хәтәр урын бар.

Балалар мәйданчыгын әйләндереп алган бүрәнә койма ул. Беркөнне берәү сөйләп торды: " Бер бала таудан шуып төште дә, маңгае белән шушы бүрәнәгә килеп бәрелде. Ашыгыч ярдәм машинасы килде. Бик каты чабыштылар. Бу тауны нәрсә дә булса эшләтергә кирәк.

Кышның әле тау шуу һәм башкалар белән кинәндерә торган көннәре алда. Тауга барсак, үзебез дә балалардан ким түгел. Тау шуганда сак һәм уяу булып, чана-ледянка, ватрушкалар корбаны булырга язмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев