Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Түбән Тигәнәле авылының уңган-булган, чибәр хатын-кызлары бәйрәм киченә җыелдылар

Яз төсе кергән кояшка, Җилләрдә язлар гаме. Яз исе сеңгән карга да, Һавада язлар тәме. Язның матур, җылы бер кичендә Түбән Тигәнәле авылының уңган-булган, чибәр хатын-кызлары спорт комплексы бинасына 8 нче Март көне уңаеннан оештырылган бәйрәм киченә җыелдылар. Алар барысы да колхозның төрле өлкәләрендә тырышып хезмәт итүче ханымнар. Алар җир...

Яз төсе кергән кояшка,

Җилләрдә язлар гаме.

Яз исе сеңгән карга да,

Һавада язлар тәме.

Язның матур, җылы бер кичендә Түбән Тигәнәле авылының уңган-булган, чибәр хатын-кызлары спорт комплексы бинасына 8 нче Март көне уңаеннан оештырылган бәйрәм киченә җыелдылар. Алар барысы да колхозның төрле өлкәләрендә тырышып хезмәт итүче ханымнар. Алар җир җимертеп эшли дә, күңелле итеп ял да итә беләләр. "Сез бүген нинди гүзәлләр", - дип каршы ала аларны спорт комплексы директоры Рәфкат Сәхәбетдинов. Шул хакта газетабызга авыл китапханәчесе Диләрә Сибатова язып җибәргән.

- Бәйрәм шушы шигъри юллардан башланып китте. Аның төп өлеше колхоз рәисе Тәлгат Хамматов төзеткән мул табын янында үтте. Бәйрәм белән котларга ул үзе дә килгән иде. Тәлгат Рәфәгат улы бәйрәмне ачып, үзенең җылы, матур, изге теләкләрен җиткерде.

Аннары мин хатын-кызларыбыз яратып укый торган "Сөембикә" журналына телдән журнал төзергә чакырдым. Журнал тулысынча үзебезнең авыл гүзәлләренә багышланды, чөнки гади генә татар кызлары булсак та, бездә Сөембикә ханбикә каны ага бит.

Беренче сәхифә: "Авыл гүзәле-2016". Бертавыштан өйдә дә, эшендә дә өлгер хатын-кыз Алия Хамматова сайланды. Ул - уңган хуҗабикә, авыруларга көндез дә, төнлә дә ярдәмгә ашыгучы шәфкать туташы, чибәр ханым, әйбәт килен, яхшы әни һәм тугры ир хатыны.

Икенче сәхифә: "Булган килен-2016". Андый килен итеп менә 28 ел инде кайнанасы белән дус, тату, матур итеп гомер кичерүче Рушания Әхмәтшина тәкъдим ителде. Бүгенге көндә ул үзе дә кайнана инде.

Өченче сәхифә: "Шигъри күңел-2016". Бу сәхифәдә үзешчән артистлар ярышында даими катнашучы Гөлүсә Сибатова сайланды. Ул бәйрәм сәламе итеп "Бәйрәм көн дә дәвам итсә иде..." дигән шаян шигырен сөйләп үтте.

Дүртенче сәхифә: "Кадерле әти-әни-2016". Бу сәхифәдә Зилә Вәлиуллинаның әниләргә багышлап үзе язган шигыре, шулай ук Әдилә Гыйльметдинованың әниләргә багышланган шигырьләре, җылы сүзләре барлык әниләрнең күңелләрен дулкынландырды.

Бишенче сәхифә: "Зирәкләр һәм тапкырлар турниры". Тормышыбызның төрле өлкәләреннән бирелгән сорауларга тизрәк һәм күбрәк җавап бирүче Фәния Вәлиуллина булды.

Алтынчы сәхифә: "Шаян күңел-2016". Тормышта килеп туган төрле кызыклы вакыйгаларны бергәләп искә төшерә-төшерә бәйрәмебез җылы, күңелле атмосферада дәвам итте.

Сәнгать җитәкчесе Наилә Арсланованың күңелләргә үтеп керерлек моңлы җырлары бәйрәмебезгә ямь өстәде. Аның җырлавына кушылып, күмәк биюләр башкарылды.

Безнең ару-талуны белмәс хатын-кызларыбыз Рәфкат Сәхәбетдинов оештырган спорт ярышларында да сынатмадылар. Яшьлекләрен искә төшереп, волейбол, баскетбол уйнадылар. Җиңүчеләргә шаян бүләкләр тапшырылды.

Кичәнең ахырында сөекле хатын-кызларыбызга "Алга" колхозы идарәсе тарафыннан әзерләнгән зур бүләкләрне Тәлгат Рәфәгат улы үзе тапшырды, ул аларга авыр хезмәтләрендә уңышлар, исәнлек-саулык, бәхетле озын гомер теләде. Җитәкчебез тарафыннан күрсәтелгән хөрмәт хатын-кызларыбызга тагын да күбрәк көч һәм эшкә дәрт өстәде.

Бу чара бик кызык узды. Хатын-кызларыбыз рәхәтләнеп күңел ачтылар, җырладылар, биеделәр, мул итеп корылган өстәл янында сөйләшеп утырдылар. Алар Тәлгат Хамматовка шундый кичә оештырып, аларның күңелен күргәне өчен газета аша үзләренең рәхмәтләрен җиткерәләр. Ә спорт комплексына килгәндә, аның утлары бик соң сүнде.

P.S. Колхоз рәисе 23 нче февраль -Ватанны саклаучылар көнендә ир-егетләр өчен дә табын көйләткән, анда да төрле ярышлар, уеннар оештырылган, илебезне саклаучылар да чәйләр эчеп, күңел ачып, рәис тарафыннан күрсәтелгән мондый игътибар өчен рәхмәт әйтеп, өйләренә таралышканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев