Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Түбән Тигәнәле авылында яшәүче Сәхәбетдинов Әсхат Хәбибрахман улы 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Картлыгыңда кадерле кеше булып яшәүгә ни җитә?!

Әтиләренә иң изге теләкләр теләп, балалары редакциягә хат язып җибәргән.

- Әтиебез 1939 елның 5 ноябрендә Түбән Тигәнәле авылында дүртенче бала булып дөньяга аваз сала. Бер телем ипинең кадерен белү, хезмәткә зур җаваплылык белән карау, тырыш, эшчән, кешегә ихтирамлы булу сыйфатлары әтигә гаиләдән килә.

Әтиебез авыл мәктәбендә җиде сыйныф белем алгач, олылар белән бергә колхоз эшләренә йөреп, хезмәт чыныгуы ала. Ул елларда барысы да кул хезмәте белән башкарылган. Яшьләрне авылда калдыру сәясәте көчле була. Ул ил алдындагы изге бурычын намуслы үтәп, авылга кайта.

Мамадышта машина йөртүчегә укый һәм үз авылында машина йөртүче, комбайнчы, тракторчы булып эшли. Тырыш, җаваплы хезмәткәр үзен уңай яктан гына күрсәтә, бар эшне җиренә җиткереп башкара, бернәрсәдән дә авырсынмый, "Алга" колхозының трактор бригадасында механик булып эшләп, лаеклы ялга чыга.

Безнең әти дөньядагы хәлләр белән кызыксынып тора, якыннарының кайгыртуын, игътибарын тоеп яши. Хәзерге вакытта әтиебез кече улы Фәнис һәм килене Язилә тәрбиясендә яши.

Әтиебез бер дә тынгы белми, бөтен ихтыяр көчен дини кануннар белән яшәүгә юнәлтә, авылда имам вазыйфасын башкара. Ул авыл халкына дини тәрбия бирергә омтыла, олы яшьтәге абыйларны, яшьләрне дә мәчеткә йөрүгә җәлеп итә. Мәҗлесләр алып бару, мәетне соңгы юлга озату, никах уку, балага исем кушу - болар барысы да аңа йөкләнә. Ул кешеләргә игелекле гамәлләр кылуыннан үзен бәхетле тоя.

Бөтенебез бергә җыелып, кадерле әтиебез Әсхат Хәбибрахман улын гомер бәйрәме белән котлап, аңа иң изге, якты теләкләребезне юллыйбыз. Газиз кешебез, кадерле әтиебез! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме – алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын, ихтирамын тоеп тыныч тормышта гомер итәргә язсын.

 

Күпме генә бәхет теләсәк тә,

Бик аз булыр кебек тоела.

Нинди генә изгелекләр

эшләмәдең

Кешеләргә гомер буена!

Шуңа Сине бар да яраталар,

Дус-ишләрең йөри кергәләп.

Сәламәтлек, бәхет-шатлык

белән

Яшик әле, әткәй, бергәләп!

Кеше тормышта, хезмәт юлында зур бүләкләр, исемнәр алырга мөмкин. Ләкин иң зур бүләк гаиләгезнең, туганнарыгызның, күрше-күләннең, авылдашларның хөрмәте һәм ихтирамыдыр Әсхат абый. Болар барысы да сезнең гаиләгә хас, алар сезнең шәхесегезгә нур өстенә нур өсти.

Мин сезгә алга таба да кылган игелекләрегез, изгелекләрегезнең әҗерен күреп, Аллаһы Тәгалә биргән гомерегезне бәрәкәтле узуын телим! Укыган намазларыгызның, догаларыгызның, теләгән теләкләрегезнең кабул булуын телим. Гомернең һәр көне бер мизгел. Якты дөньяда яшәүнең мәгънәсе дә әнә шул кечкенә генә булып саналган мизгелләрнең кадерен белүдә.

Әсхат абый юбилеең белән чын күңелдән котлыйм. Сиңа саулык-сәламәтлек һәм балаларыңның, оныкларыңның рәхәтен күреп яшәвеңне телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев