Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Төгәлбәйнең төгәл бәйләре

Очрашулар.

Һәр нигезнең, һәр авылның,

Һәр каланың үткәне бар,

Гыйбрәт алырлык мирасның

Калганы бар, киткәне бар.

Дөньяда нинди генә илләр, җирләр, шәһәрләр, авыллар юк. Әмма нинди генә матур, рәхәт булмасын, үзең аунап үскән туган туфрак, нигез, җир - сулардан да газиз, якын берни дә юк. Ни генә әйтсәң дә, иң беренче чиратта, монда әби-бабайлар, ата-ата рухы. Алар сизелмәс көч бирә, күңелгә дәрт өсти.

Һәр халыкның үзе генә белгән тарихы, риваятьләре, изге табынган җирләре була. Безнең яклар: Аксубай, Чистай, Алексеевск, Әлки яклары борын-борыннан изге Биләр, Болгар җирләре саналган. Биләр һәм Болгар шәһәрләрен тоташтыручы Нохрат каласы булып, куәтле дәүләтнең ике башкаласы арасындагы юл Нохрат һәм хәзерге Базарлы Матак аша үткән. Тагын бер тарихи һәйкәл - Төгәлбәй авылы янында Бизнә елгасы башланган җирдә урнашкан Калабаш дигән кечерәк шәһәр булган. Әлеге урыннарда Болгар дәверендә шәһәрләр гөрләп торган.

Булган... торган... Ә бүген бу җирләр ничек яши, ни белән сулый?

Тарих эзләре буйлап гүзәл табигатьле Әлки ягына юл тоттык. Көн кичкә авышкан, инде кояш баеп килә. Июнь аеның җырчы кошлары үзләренең дәртле көйләрен суза, чалт аяз зәңгәр күктә берән-сәрән генә болытлар йөзеп йөри.

Кояш безне Төгәлбәйгә кадәр озата барды. Бизнә елгасы ярлары куе үлән белән капланган. Чишмә буендагы үләннәр талгын гына көйләрен сузалар.

Авылда йортлар бик тыгыз урнашмаса да, халык, машиналар ыгы-зыгы килеп йөреп тора. Иртән авыл көне булгангадыр, халык каядыр агыла, кайбер йортлардан төрле көйләр яңгырап тора. Авыл гөр килә иде.

Ул да түгел, Төгәлбәй җиренең чын хуҗасы булып яшәгән кеше – Илнар әфәнде күренде. Ул килгән кунакларны каршыларга, иртәгесе көнгә хәл ителәсе мәсьәләләрне ачыкларга ашыга иде. Кечерәк кенә буйлы, җитез, көләч, ачык йөзле, авылның иң уңган, булган, тырыш, халык өчен янып торган бу ирендә мин элеккеге заман ир–атларын, чын хуҗа күрдем.

Иртәгесе көнгә планнар корылды, эшләр ачыкланды, бәйрәм үтәсе урынны барып карап, бар нәрсә барлагач та без өйләребезгә таралыштык. Кайткач та әле, авылның кичке һавасы үзенә тартты. Гармун тотып, чиләк-көянтә асып, чишмәгә суга киттек. Төнге авылны гармун тавышына тутырып җырлап, биеп, чишмәдән су алып кайтканда капка төпләренә чыгып җырга кушылучылар да, кул болгап калучылар да булды. Авылда әкрен генә төнге утлар сүнде.

Таң ату белән Төгәлбәй халкы бәйрәмгә - авыл көненә әзерләнә башлады. Кем урамда печәнен чапты, кем кунаклар каршылады... Авыл бер сулышта, ниндидер бер вакыйганы ашкынып көтү белән яшәде.

Казан каласыннан килгән яраткан артисткабыз Резеда Шәрәфиева төркеме дә кайтып җитте. Шәһәр һәм авылларыбыз буйлап искиткеч репертуарлары белән тамашачыларның күңелен яулаган бу группада Мәдәният министрлыгыннан алып баручы буларак кайткан, күп еллар “Татарстан” телерадиокомпаниясендә диктор

вазыйфасын башкарган җор телле, иң матур шигырьләрне күзләрдән яшьләр китерерлек итеп сөйли белгән, бәйрәмне алып баручы, сүз остасы Миләүшә Насыйбуллина, яшь һәм өметле җырчылар Рафаэль Якупов, Рөстәм Насыйбуллин да бар иде.

Нур өстенә нур булып әлеге бәйрәмгә Бөтендөнья татар гаиләсе фонды җитәкчесе Миләүшә Гайфуллина да килде.

Ә бәйрәмнең төп өлешенә килгәндә - авыл көнендә “Төгәлбәй –йөрәк маем” җырын тәкъдир итү булды. Әлеге җырның сүзләрен шушы авылда туып үскән, социаль челтәрдә “Авылдашлар-Төгәлбәй” төркемен булдырып, көн саен яңалык куеп баручы, хәзер дә мәдәният өлкәсендә зур казанышлар ясаган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Алексеевск мәдәният учагының йөрәге – Рәфидә Мәүлетшәриф кызы Низамова-Гатина. Ә көй авторы Риваль Хисмәтуллин икән.

Авылны, авылдашларын күрергә бик зарыгып, сагынып кайткан халык рәхәтләнеп концерт карады, биеде, җырлады, уйнады, көлде, күптән күрмәгән авылдашларын, сыйныфташларын күрде. Уен-көлке, җыр-бию бер минутка да тынып тормады.

Авылда бәйрәм узуга зур җаваплылык белән ярдәм күрсәткән Илнар Гыйльманов, Ильяс Идиятуллин, Габдерәүф Шәмәрданов, Гөлшат Мингалиевка халык зур ихтирам белән рәхмәт белдерде.

Тырыш хезмәт алдынгыларына, авылның үсешенә өлеш керткән һәр кешегә, гаиләләргә Бөтендөнья татар конгрессы, Әлки районы җитәкчелеге, Җирле идарәнең Рәхмәт хатлары, бүләкләре җиткерелде.

Авыл көне тәмамлангач та кунаклар Төгәлбәйнең “төгәл бәйләре” – Илнар Гыйльманов өендә бәйрәмне дәвам иттеләр. Барысы да үз куллары белән әзерләнгән, ризыклардан мул итеп өстәл әзерләнгән иде. Әлеге күркәм, тату, матур, татарларның йөзек кашына тиң булган хуҗа һәм хуҗабикә: Илнар һәм Фирдания гаиләсе турында язып китми мөмкин дә түгел.

Элеккеге заманның чын ирләре холкын алган җаваплы, булган, акыллы, тырыш ир һәм мөләем,чибәр, зирәк, уңган хатын гаиләсе иде бу. Үз эшләре белән шөгыльләнәләр икән. Ат итеннән казылык, каклаган тутырма, ат мае казылыгы җитештерү дисеңме, урмандагы һәр үлән, җиләк, яфракны җыеп эшкәртүме, тимердән капкалар, таганнар, мангаллар, авыл хуҗалыгы техникасына кирәк яраклар җитештерү – болар бар да Гыйльмановларның гаилә эшләре. Алар бер минут вакытларын да әрәмгә уздырмыйча һәр мизгелдә матурлык, тәмлелек, яхшылык, изгелек тудыралар. Бер-берләрен күз карашларыннан аңлыйлар. Уңган, чибәр кызлары, кияүләре дә, дуслары да шундый. Дуслар дигәннән Ильяс Идитуллин гаиләсе турында да язып китми булмый. Гаилә башлыгы һөнәрчелек белән шөгыльләнә. Алмагач, чыршы, юкә агачларыннан көнкүреш кирәк яраклары, савыт-саба, кашык – чүмеч, тагы бик күп нәрсәләр “иҗат итә” икән бу гаилә. Тырыш хезмәт иткәнгә бай һәм матур яшиләр Төгәлбәйнең төгәл бәйләре. Үзләре турында гына уйламыйлар. Авылның һәр борчу - мәшәкатен, кирәк - ярагын булдыру гына түгел, Авыл көнен үткәрүне дә үз өсләренә алганнар “бәйләр”.

Нәсел тамырларым Әлки ягыннан башлангыч алгангамы, әллә бу авылның халкы шушындый ачык йөзле, киң күңелле булгангамы, бу авылдан китү – туган яктан киткәндәй моңсу булды. Инде кузгалып китәбез дигәндә дә Төгәлбәйлеләрнең сый-хөрмәтләре бетмәгән булып чыкты. Сыйлап, сөйләп, җырлап, биеп озатып җибәрделәр алар безне...

Дөньяда нинди генә җирләр юк. Кайберләрен күреп тә белмисең, кайсыларында яшисең, ә кайсы берләрен бер күрүдә җан, кан тарткан, рәхәт урын итеп күңел түрендә калдырасың. Тагын да шунда барасы, андагы туганнарыңдай якынайган кешеләрне күрәсе, аралашасы, яңа көч, иркен сулыш аласы килә. Халкымның күркәм гаиләләре белән горурланудан күңел тула... Тагын да шушындый гаиләләр күбрәк булсын иде диеп уйлап куясың.

Ике көнлек матур сәяхәт күз алдында озак сакланып, күңелдә изге теләкләр туа:

Тау битендә Татар Төгәлбәе,

Басу, урман, елга, күлләре,

Нык адымда, күркәм итеп яши

Төгәләйнең төгәл “бәй”ләре.

Сезгә изге теләкләрне юллап,

Милләт асылына тиңлибез!

Зур уңышлар, сәламәтлек, байлык,

Бәхет, шатлык кына телибез.

Алсу Нәҗметдинова Бөтендөнья татар конгрессы,

“Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыятенең Алексеевскидагы җирле җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X