Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Тикшерү дәвам итә

Район активы "1236-2018 елларда Биләр тарихы" проектының әзерлеген тикшерде, ул иң яхшы уңайлы шәһәр мохите булдыру проектларының Бөтенроссия конкурсында катнашачак.

Эшнең яңартылган планы тикшерелде, анда һәр бүлекчәгә конкрет биремнәр җиткерелде.

Барлык эшләнмәләр турында без район халкына актив төстә хәбәр итеп торачакбыз, чөнки нәкъ менә Биләр тыюлыгы - алексеевскилылар буш вакытларын үткәрергә, бигрәк тә ял көннәрендә, ял итәргә ярата торган сирәк очрый торган тарихи урын. Шуңа күрә без киләчәктә бу урынның нинди булачагына битараф калмаган бөтен кешене тикшерүдә катнашырга чакырабыз. Үз тәкъдимнәрегезне социаль челтәрләрдә (газетабызның ВКонтакте төркемендә, Инстаграмда һ.б.ларда), район һәм "Заря" ("Таң") газетасы сайтларында бирергә, газета редакциясенә язарга, безнең почтага (zariaalex@yandex.ru) җибәрергә була. Башкарма комитет җитәкчесе Сергей Демидов район активына һәм халкына иң кыю һәм көтелмәгән фикерләрне мөмкин кадәр тизрәк әйтүләрен сорап мөрәҗәгать итте.

Конкурс турында бөтен мәгълүмат район сайтында урнаштырылачак.

Җомга көнне, 13 апрельдә, Биләрдә кичке 6 да җәмәгать тыңлаулары булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев