Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Түләмәгән өчен җаваплылык

Моннан бер ел элек диярлек районыбыз урамнарында иске чүп баклары бетерелде.Тишелеп беткән контейнерларга алмашка яңалары куелды. Контейнерлар куелмаган урыннарда чүп-чар график буенча алып кителә, бу алексеевскилылар өчен гадәти нәрсәгә әйләнде. Әлбәттә, чистарып китте. Ләкин менә бу хезмәтләр өчен бөтен кеше дә түләргә теләми.

Күп кенә түләмәүчеләр, имештер, “Экосервис” предприятиесе белән бернинди дә килешү төземәүләренә сылтыйлар. Ачыклык кертергә ашыгабыз: клиентның акчаны беренче тапкыр түләве әлеге оешма белән килешү төзүгә риза булу дигән сүз бит инде ул. Әлеге килешү нигезендә гражданнар башкаручы вакытында тәкъдим итә торган хезмәтләр өчен әлеге килешү шартлары нигезендә, ягъни хисап чорыннан соң килгән киләсе айның 20 нче числосына кадәр түләргә тиеш. Каты көнкүреш калдыкларын алып китү буенча хезмәтләргә вакытында түләмәгән очракта башкаручы гамәлдәге законнар нигезендә штраф түләтергә хаклы.
 РФның гамәлдәге законнары, муниципаль район территориясен төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә гражданнарның милек хокукындагы йортлары территорияләрендә төзекләндерү, аларны чиста тоту һәм санитария тәртибен үтәү өчен торак өй хуҗалары җаваплы булып торалар.
Гражданнар каты коммуналь калдыкларны алып китү хезмәтләренә акча түләмәгән очракта бурыч суд тәртибендә түләттереләчәк, ә суд чыгымнары җавап бирүчегә йөкләнә.
 Шулай ук исегезгә төшерәбез: өегез территориясендә калдыкларны утильләштерү ( күмү, яндыру, саклау) тыела, чөнки бу начар санитария- эпидемиология хәленә китерә.
 Әлеге таләпләрне бозучы кешеләр административ җаваплылыкка тартылалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев