Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Тормышымның ныклы терәге

Мин - гап-гади бер авылда туган татар кызы. Барлык кызлар кебек үк мин дә кечкенәдән курчак уйнап үстем, ә үсә төшкәч, үземнең насыйп ярымны очратып, үз гаиләмне кору турында уйлый башладым. Минем дә башка кызлар кебек үк бәхетле буласым килде. Ә бүген үткән гомергә борылып карыйм да: "Мин бик бәхетле...

Хатын-кызның бәхете ир-аттан диләр. Бу чыннан да шулай. Минем бәхетле, тыныч һәм тотрыклы тормышымның нигезе - ирем Менәвир булды. Без аның белән дусларыбызның туенда таныштык һәм гаилә корып яши башладык. Бергә яшәвебезгә дә инде 33 ел үтеп киткән.
Уртак тормышыбызның җимешләре улыбыз һәм кызыбыз да инде күптән үсеп җитеп, үз тормышларын төзиләр.
Балалар үстерү, аларны чын кеше итеп тәрбияләү - бик җаваплы һәм авыр хезмәт. Без Менәвир белән үз балаларыбызга һәрвакыт терәк һәм үрнәк булырга тырышып яшәдек. Мин балаларыма еш кына: чын ир-ат сезнең әтиегез кебек булырга тиеш дип әйтә килдем. Ул миңа җил дә, яңгыр да тидерми, үз канаты астында саклый.
Ир кеше үз гомерендә йорт төзергә, агач утыртырга һәм малай үстерергә тиеш дигән гыйбарә бар. Минем ирем боларның барысын да эшләде. Нинди генә эшкә тотынса да, ахырына кадәр җиткерергә яратучан, уңган, кызыксынучын кеше ул - безнең әтиебез.
КАИны инженер конструктор-технолог белгечлеге буенча тәмамлап, менә инде 20 елдан артык Алексеевск кирпич заводында баш энергетик булып эшли ул. Үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкарганга эшендә дә аны хөрмәт итәләр. Төрле өлкәләрдә белемле булуы аркасында ул төгәллек таләп иткән конструктор эшләре белән дә, гуманитар сәләт таләп иткән чит телләр өйрәнү белән дә кызыксына. Аның шундый булуы балачактан ук килә.
Менәвир мәктәптә дә яхшы укыган, спорт белән дә яратып шөгыльләнгән. Күптән түгел миңа очраклы гына аның авылдашы (Балык Бистәсенең Тулуш авылы) белән күрешергә туры килде. Минем Менәвир хатыны икәнлегемне белгәч, аның турында: "Авылда иң башлы кеше ул иде", -ди. Җәмәгатең турында шундый сүзләр ишетү бик рәхәт. Эчке бер горурлык белән: ул бит минем тормыш иптәшем, балаларымда аның каны ага, - дип уйлап куясың.
Агымдагы елның 3 нче февралендә безнең якын кешебез Галимов Менәвир Әмир улы үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Кадерлебез, сине шушы гомер бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сиңа сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер телибез. Син яныбызда булганга без бик бәхетле. Киләчәктә язмыш безне кайгы-хәсрәтләр белән сынамасын, пар канатыбызны аермасын, озак еллар бәхет-шатлыкта, муллыкта гомер итәргә насыйп булсын.
Рәхмәт сиңа, җаным-җәмәгатем,
Тормыш йөген бергә тартканга.
Сикәлтәле тормыш юлларында
Сер бирмәгән өчен ятларга.
Рәхмәт сиңа, җаным-җәмәгатем.
Мине аңлап, санлап торганга
Балаларга үрнәк әти булып,
Туры юлга салып торганга.
Гаиләбезнең ныклы терәге син.
Син булганга җитеш бар нәрсә.
Сәламәтлек, бәхет телим сиңа,
Кайгы күрми җирдә мең яшә.
Иң изге теләкләр белән хатының Фәүзия, улың Рөстәм, кызың Чулпан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев