Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Туеп булмый икән тормыштан!..

Якташыбыз, техник фәннәр кандидаты, Казан медицина университеты һәм Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты доценты, күп кенә китаплар авторы, тарихчы Галим абый Хисамиев еш кына редакциябез кунагы була. Без Галим абый кергәч, сәгатьләр буе аның сөйләгәнен тыңлап торырга риза, чөнки ул бар яктан да кызыклы шәхес. Безгә ул соңгы керүендә сеңелесе...

Борынгы тарихи Биләр төбәгендә туып-үскән үзенчәлекле шагыйрә Фәйрүзә Хисамиеваның тезмә әсәрләре республикабыз газета-журналлары битләрендә, күмәк җыентыкларда еш күренеп килә.

Хәзер исә ул аларны үзенең укучыларына матур бер шигъри китап итеп бүләк иткән. Шул китапның кайбер өлешләрен районыбыз укучыларына тәкъдим итәбез.

Туган авыл

- Туган авыл - Татарстанның Алексеевск районында Камага агып чыга торган Шонтала (Шентала) елгасы ярында урнашкан Кыр Шонталысы. Бу авыл район үзәге Әләскидән 18 чакрым ераклыкта утырган. Авыл янында археологлар борынгы, урта һәм соңгы болгар чорларына караган 7 авыл хәрабәләре һәм башка табылдыклар билгеләгәннәр. Аксакаллар сүзенә караганда, авыл оешуга 400 еллар бар. Борынгы Болгар җирләреннән килгән өч гаилә Шонтала елгасы буенча төпләнгән. Елга тирәсендә бу вакытта таллык була. Алар шушы таллык арасында качып йортлар салган имеш.

1716 елның халык санын алу китабында Селиватово (Салават) авылын ясаклы авыллардан йомышлылар категориясенә күчерү турында документ бар. 1716-1717 елларга караган картографик материалларда бу авыл вакытлыча буш һәм мәчетле авыл дип күрсәтелгән. Бу авылларның буш калуын автор 1716-1718 елларда Чирмешән буйларында 1705-1711 еллар фетнәсенең җитәкчеләре, күренекле татар батырлары Сәет һәм аның туганының улы Абдрахман пәйда булу, берничә еллык хәрәкәттән соң, бу кешеләрнең көрәшне яңадан башлап җибәрүе, каратунлылар килгән чакта авылдан чыгып, качып торулары белән аңлата (Б.Г. Шәйхетдинов: Олы юлда - Олы Тигәнәле.- Казан.: Сүз нәшрияты, 2006). Шуңа да, халык хәтерендә, авыл таллык арасында, яшеренеп нигез салынган дигән мәгълүмат саклана да инде.

Соңрак, ягъни 1722 елда бушап калган Салават авылы җирләренә Урманасты Шонталасыннан (Иске авылдан) һәм Нарат елга авылларыннан Госман Исәнәй һәм морза Сәед Өметев җитәкчелегендә 12 хуҗалык күчеп утыра. Бу вакыттан авыл инде Түбән Шонтала, ә 19 гасыр башыннан Кыр Шонталасы дип йөртелә башлый. Бу авылның халкы үзен болгар халкы дип саный, Болгар дәүләтеннән чыгуын, аңа бәйләнешле булуын истән чыгармый. Монысы инде башка тарих...

Кыр Шонталасы авылы яныннан ага торган Шонтала суы ярының тирә- юнендә урыны-урыны белән әле дә таллар үсә. Шонтала суын авыл халкы икенче төрле Инеш дип атый. Инешкә Сарсаз (Сары саз), Әлки, Чик, Кыркул, Төбәк елгалары вак суларын коя. Күлләрдән Якты күл, Сарсаз күле, Олы Тегермәнлек, Балчык күлләре бар. Авыл янында гына Сарсаз тавы. Ул тау янына килеп чыксаң, челтерәп аккан Сарсаз чишмәсенең тавышын ишетергә мөмкин. Элегрәк чишмәләрдән су алып кайталар иде. Шулай да берничә чишмә су бөркеп тора әле. Урманнар авылдан шактый ерак. Аларны Түбән оч (3 км, Галкын урманы - алпавыт Галкин җирләренә якын булганга, Югары оч (1,5 км), Краснояр (Мышков) урманнары дип йөртәләр. Авыл тирә-юне белән танышып йөргәндә табигатьнең матурлыгына сокланып туймыйсың.

Кыр Шонталасы белән Яуширмә җирләре чигендә берничә калку урын-курганнар (таучыклар) бар. Шул курганнар, арып-талып ял итәргә утырган Алып (Алпамыш) чабатасын какканда төшеп калган саз-туфрак - җир ул дип сөйли иде Хәдичә әби. Алыплар элек күп булган, алар бабайларны кесәләренә тыгып йөртә торган булганнар дия иде. Алар зур гәүдәле һәм көчле булганнар имеш. Бу хикәятләр борынгыдан буыннан-буынга сөйләнеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Хәзер алар турында инде сөйләүче юк, чөнки алар турында күп язылды һәм языла тора.

Чыннан да, кайбер риваятьләр буенча болгарларда 7 зираг (терсәк ~ 58 см) буйлы гаскәриләр булган дип сөйләнә. Аның турында 921 елда шушы якларга сәяхәт кылган гарәп илчесе Ибн-Фадлан да язган: "Нух пәйгамбәрнең 3 улы булган, аларның берсе - Яфәс. Яфәснең Газый, Төрек һәм Алып исемле уллары булган. Алып һәм Төрек, ерак салкын якның зур бер суы янына барып чыгып, шунда төпләнгәннәр. Алып бик батыр кеше булган. Ул, чынлап тотынса, кечерәк тауларны да аудара, сыңар кулы белән ат-сыерларны да күтәрә ала икән. Болар күчеп утырган җирләр сазламык һәм кап-кара урман булган. Алып йөргән чакта аның чабатасына юеш балчык сыланып, коры чакта тузан булып, Алыпка комачаулый икән. Шуңа күрә Алып әледән-әле утырып, чабатасын каккан... Беркөнне Алып ауда йөргәндә адашкан, Төрек янына кайта алмаган. Ул адашып йөри торгач, Алып белән бер телдә сөйләшә торган кешеләргә тап булган һәм ул алар арасында төпләнеп калган. Аның ике улы - Болгар һәм Бортас туган. Күпмедер вакыттан соң Болгар һәм Бортас кабиләләренең телләре бераз үзгәреп киткән" имеш.

Алып турында Әбү Хәмид Әл-Гарнатый (1135 ел): "Мин Болгарда җиде терсәктән артыграк буйлы кеше күрдем. Аны Дәфгый, диләр. Ул култык астына кечкенә баланы кыстырган кеше шикелле, атны үзенең култык астына кыстыра торган иде" .

Кызганычка каршы, Кама арты якларының тарих пәрдәсе әле ачылмаган. Укучым, Тукай әйтмешли, сүзебез дә бит шушы якларда туып, шушы як табигатенә сокланып, аның һавасын сулап, суын эчкән, урманында җиләк-җимеш ашап үскән гади авыл кызы турында.

Әтисенең яраткан кызы

Әниебез - Фәризә урта хәлле крестьян - кулак, аз гына сәүдә итүче Нигъмәтулла гаиләсендә алтынчы - төпчек бала булып дөньяга килә. Нигъмәтулла бабай аны, рус халкының "Аленький цветочек" әкиятендәге кебек, бик ярата торган була: туганнары сөйләве буенча ул гел аның итәгендә була, нәрсә теләсә шуны - күлмәкләрнең дә иң матурларын алып бирә, аны ярата, сөя, башка балалар кыерсытканда гел аны яклый торган була.

Әниебез үз гомерендә күп авырлыклар кичерә: 1929 нчы елларда кулак булу сәбәпле әби-бабайларның өч йорт-курасы, мал-туарлары, байлыклары тартып алына ("раскулачивание"), 1942 елда кабат раскулачивание: донос буенча Нигъмәтулла бабайның соңгы йорты тартып алына, үзе 5 елга Чистай төрмәсенә ябыла (шунда вафат була), Хәдичә әби әни белән өйдән куып чыгарылып, башта кеше өстендә, аннан соң землянкасыман бер өйдә яши. Туганнан туган абыйсы - Әсәдулла улы Гайсә әнине күпме генә Казанга үз янына чакырса да, ул картаеп беткән әнисен ташлап китә алмый. Язмышын авыл белән бәйли. Мәктәптә укыганда аңа, соңыннан укытучы булып эшләгән Галимова Зәйнәп, Кәримә апалар белән бергә, сез кулак балалары дип, ашарга бирми, ураза вакытында, көчләп авызларына су каптыра торган булганнар. Әни сугыш елларында күрше рус авылы совхозында кладовщик булып тора. Апасы Фәһимә ("алма апа") сүзләре буенча, ул бик күп кешене ачлыктан коткарып кала - яшереп кенә икмәк биреп тора. Икмәк урлаган өчен төрмәгә дә ябылган иде, тик совхоз җитәкчелеге яклап чыкканга, 10 еллык хөкемнән котылып кала. Күрше рус авылына барганда, олы яшьтәге марҗа тәтәйләр, безнең кем баласы икәнлегебезне белеп яки төсмерләп, бер-берсенә бу Фая яки Гена балалары дип күрсәтеп, хәл-әхвәл сорашып, һәрвакыт ачык чырай күрсәтеп, ярдәм итеп озатып кала, шуның белән әти-әнигә булган олы ихтирамнарын, рәхмәтләрен белдерәләр иде.

Әни, Хәдичә әбинең "үзем үлгәнче урнашып калуыңны күрсәм иде" дигән үгетләрен тыңлап, 1946 елда Сәхәбетдин улы Гыйльметдингә кияүгә чыга. Шуннан күп тә үтми, Хәдичә әби гүр иясе була. Әсәдулла бабай тирәсендә күмелә. 50-60 елларда ел саен колхозга 20ләп үгез бозаулар асрап, үстереп бирүләр аның сәламәтлеген бик какшата. Инвалидлык алуга карамастан, безгә, авыл халкына, күлмәк-штан, башка кием-салым, колхоз өчен брезент-япкычлар һ.б. әйберләр тегә, юрган, фуфайка-бишмәтләр сыра, үзенә күрә авылда хатын-кыз киеменең модасын билгели иде. Аның тегү машинасы хәзер дә Фәйрүзәнең фатир түрендә хуҗасын көтеп тора сымак.

Әнинең әнисе - Хәдичә Мөхәммәдвәли Мөхәммәдша Атнагол углы кызы - Яүширмә авылыннан. Ул яшьли ятим кала. Олы абыйсы Хадый - Казанда, икенче абыйсы - Исмәгыйль Яуширмәдә, бер кыз туганы - Мәрьям Тигәнәледә тамыр җәя. Әнинең дистәләгән туган-тумачасы ХХ гасырның 20-30 елларында репрессиядән куркып, Казанга китеп туплана. Кызганычка каршы, аларның нәсел элемтәсе 70-80 еллар белән бетә. Без бала чакта Казаннан кайткан Гайсә бабайны кунакка көтеп ала идек. Ул сый-мәҗлестән соң монгол-татар яулары, татарлар тарихы турында, пәйгамбәрләр тарихын сөйләп, безне маҗаралар дөньясына алып китә иде.

Әтиебез Гыйльметдин Кыр Шонталысы крестьяны Сәхабетдин гаиләсендә 7 нче бала - төпчек бала булып 1921 елда дөньяга килә. Сәхабетдин (1875-1942) бабай авылда үрдәк, яшелчә, кавын үстереп дөнья күргән. Колхозлашу заманында колхозга кермичә торган. Репрессиядән куркып, 1937 елда гына, әбинең үгетләвенә түзмичә, колхозга языла. Сәхәбетдин бабайның хатыны Хәдичә әби дә Яүширмә авылыннан. Габделкәбир улы Шәрәфетдин белән Камәрнисаның олы кызлары әйтүләре буенча, Шәрәфетдин бабай Яуширмәдә староста булып торган, тегермән тоткан. Хәдичә әби атаклы татар язучысы Гаяз Исхакыйның әнисе - Вәли хәзрәт кызы Камәрия абыстайдан гыйлем алган (аларның өйләренә барып укып йөргән). Хәдичә әби сүз остасы Фәйзи Йосыповларга туган тиешле. Әти сөйләвенчә, Ф.Йосыповларның ата-анасы йөкләргә төялеп Сабан туена безгә төшә, Сәхабетдин бабайга "җизни" дип дәшә торган булганнар. Әби бик укымышлы кеше иде. Аның үзенә күрә кечкенә генә китапханәсе бар иде. Ул китапларны чорма башларында яшереп саклый иде. Совет чорында китапларның күбесе, әби үлгәч, гарәп графикасын таныган күрше-күлән тарафыннан укырга алынып, таралып бетте. Бүгенге көндә безгә Хәдичә әбинең кыз чагында үз куллары белән тукып чиккән сөлге-яулыклары белән, 1901-1910 елларда басылган берничә дини китабы гына килеп җитте. Алар, әтинең Сабан туйларында көрәшеп алган батыр сөлгеләре белән, истәлек-әләм рәвешендә балаларында саклана һәм оныкларына буыннан-буынга тапшырыла бара. Әби безгә дин сабакларын өйрәтә, төрле бәетләр, хикәятләр, Гражданнар сугышы вакытында ак гвардиячеләрнең Яүширмәдәге вәхшилеге, 1921 елдагы ачлык, ул елларда хәер соранып йөрүләре турында сөйли иде. Еш кына Яүширмәдән Гизелниса әбинең улы Исхак абый да кунакка килеп, төрле җырулар әйтә, елый-елый Сак-Сок бәетен яттан укый иде. Әти ягы - Кыр Шонталасы авылына нигез салучыларның җитәкчесе - «атаман» Госман нәселеннән. Госманның улы Ярмөхәммәдтән Кутуевлар, Ишмөхәммәдтән - Кыямовлар, Равиловлар, Бикмөхәммәдтән - Хисамиевлар, Моталлаповлар, Сираевлар һ.б. нәселләре чыккан.

Әти 16 яшеннән хезмәт итә башлый. 1942 елда хәрби хезмәткә алына һәм Бөек Ватан сугышы чорында Ерак Көнчыгышта - Япон гаскәрләренә каршы армиядә хезмәт итә, Манчжурияне азат итүдә, Квантун армиясен тар-мар итүдә пулеметчы буларак катнаша. Сугыштан соң авыл Советы секретаре булып тора. Партиядән чыгарылгач, Әләски сөт комбинатында, күрше авыл совхозында бригадир, соңгы елларда колхозда ут сүндерүче, 1976 елда Васильево бистәсенә күчеп килгәч, пыяла заводында хезмәт итеп, пенсиягә чыкты.

Әти дә китап укырга, сәяси темаларга сүз куертырга ярата иде. Ялганны сөймәде, сөйләмәде. Математикадан көчле иде. Без укыган чакта, төрле мәсьәләләрне чишеп, тикшереп тора иде. Шуңадыр да, туганнан туган Имаметдин абыйсыннан соң, ул күп еллар колхозда ревизия комиссиясе рәисе булып торды. Туры сүзле, дөреслекне яратучы булганга, аны хезмәттәшләре бервакыт Г.Ибрагимовның "Тирән тамырлар" романындагыча кыйнап, башын ярып, урамда ташлап калдыралар. Урамда агып киткән кан елгасы хәзер дә күз алдында. Ул вакытта чак-чак үлемнән кала. Шуннан соң ярты ел эшли алмады, гел башы авыртуга зарлана иде. Үлеме дә ми спазмасы белән бәйле булды.

Кесәсендә әз генә вак акча пәйдә булган, кәефе яхшы булган чакларда (1961 елдан соң колхозчыларга хезмәт хакын акча белән түли башладылар), ул балалар чабышы уздыра, үзе дә шушы чабышта катнаша иде. Күпмедер араны әйләнеп кайтып, самавыр тоткасын яки борынын тотып, алдынгылыкны билгели һәм урынга карап, акча бирә иде. Әни күзәтүче-хөкемдар ролен башкара иде. Бу чабышларда Фәйрүзә гел алдынгы урынны ала, ул бик яхшы чаба иде. Китап уку нәселдән килгәндер ахры. Без балачакта, кулга тигән китапны укып бетермичә, Фәйрүзә белән йокларга ятмый, төннәрен укып чыга идек. Бишле лампадан соң, электр лампочкалары моңа тагын да күбрәк этәргеч ясады бугай. Арткы өйдә ут сүнмәде дә дияргә була. Өйдә китап арта торды (башта Динә, аннары Дилбәр апа мәктәп китапханәсеннән алып кайта, әти сатып ала, авыл китапханәсеннән ала идек) радио булгач, тәлинкәләр кайта башлады. Көн аралаш китапханәдән китап алырга баргач Шиһапова Наилә апа, сез китапны укымыйсыз, карарга гына аласыз дип безне әрли, башка китап биргәнче, башта укыган китапның эчтәлеген сораштыра иде. Әти еш кына кунарга артистларны да алып кайткалый иде. Ул вакытларда "кыерсытылган", ничектер котылган, исән калган шәхесләрнең гастрольләре дә булгалады. "Һади Такташ"ның безгә төне буе шигырьләрен укып чыгуы, аның рәсемнәрдәгечә прическалары хәтердә уылып калган.

Шул сәбәпледер, нәсел туплап килгән моң-зар, белем, шигърият ярату Фәйрүзәдә ташкын кебек агып чыккандыр.

Авылдагы яки аннан чыккан Миңгалиевлар, Зәйнетдиновлар, Моталлапповлар, Сираҗиевлар, Хисамиевлар, Тәхәутдиновлар, Әсәдуллиннар, Хисмәтуллиннар, Равиловлар һ.б.ның нәсел җепләре Биктимер һәм Ибәтулла бабайларга барып төртеләләр.

Әти-әни ягыннан танылган кешеләр - Казан медицина университетында кафедра мөдире, медицина фәннәре кандидаты - Әсәдуллин Муса Гайсә улы, Казан авиация берләшмәсендә цех начальнигы, хөкемдар Әсәдуллин Зиннур Гайсә улы, Яүширмә мәктәбе укытучысы Исмәгыйлев Харис Исмәгыйль улы (1922-2008), Казанда «Рамазан» мәчетен яңадан торгызучы, Фәйзи Йосыповны соңгы юлга озатучы Исмәгыйлев Хафиз Исмәгыйль улы (1899-2004), Казанның 10 микрорайонындагы мәчет төзүне оештыручы Лотфулла абзый, Республика балалар хастәханәсе хирургы - Исмәгыйлев Рөстәм Харис улы, 20 гасыр башында Казан базарында ат сатучы, маклер Вәлиәхмәт Нуретдин улы, Республика психик авырулар хастәханәсенең бүлек мөдире Әсадуллина Данара Муса кызы, милиция полковнигы Хисамиев Ирек Исхак улы һ.б.

Динә - Васильево бистәсендә балалар бакчасында, соңыннан кибетче булып эшләп, лаеклы ялда. Хезмәт ветераны. Ике бала анасы. Фәнис белән Рөстәм танылган спортчылар. Оныгы Диана - Казан социаль-гуманитар белемнәр институты студенты.

Дилбәр - Васильево пыяла заводында эшләп ялга чыккан. Бүгенге көндә Васильево ял йортында хезмәт итә. Улы Радик - елга штурманы. Хәзерге вакытта басмачы (печатник).

Фәйрүзә - гомер буе газета-журнал нәшриятын ашханәсендә пешекче, соңыннан кассир булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. "Казанның 1000" еллыгы медале белән бүләкләнгән. Улы - Казан медицина университетының педиатрия факультеты студенты.

Галия - Васильево пыяла заводы операторы иде. Кызы Эльмира - эшмәкәр, оныгы - мәктәп укучысы.

Галим - техник фәннәр кандидаты, Казан медицина университеты һәм Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты доценты; химиядән күп кенә дәреслекләр, сүзлекләр, укыту кулланмалары авторы; Васильево бистәсендә беренче мәчет төзүне оештыручы; кызы Гөлназ - Казан медицина университетының фармацевтика факультетын тәмамлаган, провизор; улы Булат - Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университеты студенты.

Халим - "ПОЗИС" берләшмәсендә күп еллар суыткычлар төзәтүче мастер, соңгы елларда Казан үзәк универмагы хезмәткәре; олы улы Рамил - "Россия правосудиесе" академиясе, кече улы Камил - Казан технология көллияте техникумы студентлары...

Әнә шулай, Биктимер - Ибәтулла нәселе еллар күкрәгендә гөрләп яшәвен дәвам итә, үзенең игелекле-изге эшләре белән күпләрне сөендерә, аларга рухи яктылык, илаһи матурлык бүләк итә!

(Әлеге мәгълүматлар Галим Хисамиев әзерләгән белешмәдән алынды).

Туеп булмый икән

тормыштан!..

Сабыр булчы, йөрәк,

ярсыма,

Мин дә җирдә мәңгегә

калмам.

Моңа кадәр тигез

булмаган

Дөньяны мин тигезли

алмам.

Борчылулар, ярсу

кайгырулар

Яратылган миндә

тумыштан.

Тигезме ул, тигез түгелме

ул -

Туеп булмый икән

тормыштан!

12.11.2010 ел

Горурланам!

Без бит гади түгел - без

яралган

Бөек халык, татар

каныннан! -

Гаяз Исхакыйлар тәпи

йөргән,

Данлы булган Чистай

ягыннан.

Безне "мишәр" диләр,

көлемсерәп,

Рәхәтләнеп әйдә,

көлсеннәр.

Тик мишәрнең татар

милләтендә

Каймак икәнлеген

белсеннәр!

08.12. 2009 ел

Фәйрүзә Хисамиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев