Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Туган җирдә бәхет татлырак

Туган җир, туган авылдан да газиз урын юктыр. Һәр кеше үзенең балачагы үткән урыннарны өлкәнәйгән көнендә сагынып яши. Зур дәрәҗәгә ирешү теләге белән туган җирен калдырып китеп, читтә гомер кичергәннәр әнә шулай туган җирнең тарту көчен нык тоеп яшиләр.

Ә икенчеләре өчен ул алыштыргысыз яшәү урыны. Алар читкә китсәләр, үзләрен бәхетсез итеп хис итәрләр иде. Сүзем туган авылында бәхетен тапкан Рәфкат абый Сәхәбетдинов хакында. Рәфкат абый кечкенәдән җитез, һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга яратуы белән аерылып тора.
Алексеевск районының Түбән Тигәнәле авылында 1957 елны Әлфия апа белән Тәлгат абый Сәхәбетдиновлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә ул. 1975 елны мәктәпне тәмамлагач армия сафларына алынып, 1977 елны Украина якларыннан сау-сәламәт туган ягына әйләнеп кайта. Казан шәһәренең моторлар төзү берләшмәсенә эшкә керә.
1982 елны Алексеевск районы Кр. Баран авылы кызы Надя апа белән танышалар. Аларны Ходай дөньяга килгән вакытларында ук насыйп ярлар итеп яраткандыр, күрәсең. Егетнең туган районыннан булуы кыз күңеленә дә хуш килә. Аларны мәхәббәт очрашулары көннән-көн бер-берсенә якынайта гына бара. Ике йөрәктә дә янган сөю уты сүнми дә, сүрелми дә.
Озакламый Рәфкат абый белән Надя апа гаилә коралар һәм Яр Чаллы шәһәренә күченеп китәләр.Аларның тормышларын тагын да түгәрәкләп, өметләрен аклап 1983 елны беренче балалары - Рәмилә дөньяга килә. Алар өчен бу зур шатлык-сөенеч була.
Туган якның тарту көче барыннан да куәтлерәк булып чыга. 1984 елны Рәфкат абый гаиләсе белән әти-әнисе янына туган нигезенә әйләнеп кайта. Авылга кайтуыма иң нык сөенүче мәрхүм әтием булды. Аның "туган як бервакытта да үги итми ул, улым" дигән сүзләре - әле дә хәтердә, - дип сөйләгәндә, берара Рәфкат абыйның йөзенә сагыш сирпелеп ала...
Әтисе Тәлгат абый колхозда механизатор, комбайнчы булып эшли. Рәфкат абый колхозда төрле эшләрдә, ә җәйләрен әтисе белән комбайнда эшли. Нинди генә эшкә кушсалар да, ул авырсынмый. Гомумән эшнең авырлыгы аны куркытмый.
1985 елда икенче кызлары Ләйсән дөньяга аваз сала. Сәхәбетдиновларның гаиләсе тагын да ямьләнеп китә.
- Балаларымның икесе дә кыз булуларына борчылмадым, аларның сау-сәламәт булуларын, гаиләләре белән бәхетле яшәүләрен күреп, оныкларымны сөеп, шатланып яшим, - ди Рәфкат абый.
- Ходай безгә кызлар үстерүне насыйп иткән икән, аңа кемгәдер үпкәләп, кемнедер ачуланып булмый. Хәзер безнең яшәүнең бөтен максаты - кызларыбыз, оныкларыбыз. Аларга бездән мирас булып нәрсә булса да калсын дип тырышабыз. Һәрбер ата-ана шулай дип яшидер ул.
2004 елга чаклы туган ягы кырларыннан көч-дәрт алып, комбайнчы булып эшли Рәфкат абый. Ул һәрвакыт алдынгылар рәтендә була, һәр елны грамоталар, бүләкләр алып кайта.
Яраткан шагыйрем Фәнис Яруллинның шигъри юллары күңелгә килә:
Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә.
2004 елда авылда спорт комплексы төзиләр. Аны шунда директор итеп билгелиләр һәм хәзерге вакытта да ул шушы эшендә эшли. Хатыны Надя апа шәхси эшмәкәр, сәүдә белән шөгельләнә.
- Бу эшләрдә Рәфкат булышмаса, мин бернигә дә өлгерә алмас идем. Ул рухи яктан да, физик яктан да терәгем, - ди башаягы белән сәүдә эшенә чумган бизнесмен ханым.
- Рәфкат булмаса, мин юк, - дип тә өсти. Артык сүзләр кирәкми дә. Анарда кайгыртучан гаилә башлыгына, кызларының сөекле әтиләренә, оныкларының ягымлы зур әтиләренә булган тирән хөрмәт, ярату ярылып ята.
Сүзгә Рәфкат абыйның сеңелесе Фидалия апа да кушылды:
- Һәрвакыт туган нигезебезгә кайткач абый белән апа безне ачык йөз, тәмле сый белән каршы алалар. Минем аларга рәхмәтем чиксез. Әтиебез 2001 елда вафат булды. Хәзер абыем Рәфкат, киленебез Надя белән әнине сабый бала караган кебек тәрбияләп торалар.
Безнең балаларда каникулларда гел авылда булдылар. Аеруча алар миңа ирем вафат булгач терәк булдылар. Бүгенге көнне дә ярдәм итеп торалар.
25 август көнне абыемның 60 яшьлек юбилее. Мин аңарга нык сәламәтлек, балаларының, оныкларының бәхетен күреп тигезлектә яшәвен телим.
Һәр эшне коеп куясың,
Синең алтын кулларың.
Кай җирләрдә йөресәң дә
Уңсын синең юлларың.
Күңелеңнең бакчасында,
Гөлләрең чәчәк атсын.
Күсәткән яхшылыкларың
Изгелек булып кайтсын.
Уңганнарны, Ходай күрә,
Җан биргәнгә, юнь бирә.
Барлыкның кадерен белеп,
Яшик абыем бергә.
Безнең газета аша әтиләренә котлау сүзләрен кызлары Рәмилә белән Ләйсән дә җиткерәләр:
- Гомер юлыңны якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйбыз! Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез.
Безгә үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Киләчәктә сиңа тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, куанычлы көннәр телибез. Олуг юбилеең мөбарәк, гомер юлың сикәлтәсез һәм куанычлы булсын.
Кылган игелекле гамәлләрең үзеңә меңе белән әйләнеп кайтсын. Йөзеңдәге шатлык нурлары беркайчан да сүнмәсен. Гаиләдә гел шулай үрнәк әти, алыштыргысыз тормыш иптәше, туганнарыңның таянычы булып, әниебез белән тигезлектә, балалар, оныклар ихтирамын тоеп яшәргә язсын.
Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Шушы изге теләкләргә кушылып, Рәфкат абыйны юбилее белән мин дә котлыйм! Туган ягыннан озак еллар көч-дәрт алып, кинәнеп эшләргә, яшим дип яшәргә язсын иде юбилеен билгеләп үтүче җир улы - "туган җирдә бәхет татлырак" - дип яшәүче Рәфкат Тәлгат улы Сәхәбетдиновка.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев