Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Туган телне яклап

Г.С. Боровиков исемендәге 3нче мәктәп укучылары мәктәпнең "Переменка" ("Тәнәфес") газетасында басылып чыккан үзләренең туган телләре язмышына битараф булмаган мәкаләләрен "Таң" газетасына да юллаганнар.

Милләтне милләт иткән иң мөһим нәрсә - тел
Линар Гайнуллин, 8 нче сыйныф
И туган тел, и матур тел...
- Бөек шагыйребез Габдулла Тукай язган бу юллар белән мин дә килешәм.
Һәр кешенең үз туган теле бар. Туган телендә кеше укый, сөйләшә һәм яза. Минем туган телем ул-татар теле. Татар телендә мин, минем гаиләм, татарстанлылар, башка өлкәләрдә яшәүче татарлар сөйләшә.
Татар теле- бик матур тел. Минем туган телемдә бик матур һәм мәгънәле шигырьләр, поэмалар, хикәя- повестьлар, романнар языла, бик матур җыр сүзләре иҗат ителә. Кызганычка каршы, татар теленең бөтен матурлыгын бөтен татарлар да тоймыйлар. Алар, үз телләрен онытып, рус телендә генә сөйләшәләр. Бу - туган телне яратмау, хөрмәт итмәү дигән сүз.
Туган тел шулай онытылырга да мөмкин. Ә безгә, татарларга, туган телебезне сакларга кирәк. Әгәр милләтнең туган теле сакланмаса, милләт үзе дә юкка чыгачак. "Милләтне милләт иткән иң мөһим нәрсә - тел", - дип, юкка гына әйтмиләрдер.
Ә без шуны онытмыйк: туган татар телебезне без балаларыбызга, оныкларыбызга да тапшырырга тиеш. Башкача булу мөмкин түгел!
Туган телем- татар теле
Дамир Хунафиев, 8 нче сыйныф)
- Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз. Минем туган татар теленнән дә матур тел юктыр ул. Туган телне ярату үрнәге - ул Тукай шигырьләре. Алар туган тел аркылы әти- әнине, Ватанны хөрмәт итәргә, яратырга чакыралар. Без, татар кешеләре, туган телебездә матур итеп сөйләшергә тиеш. Без туган телдә сөйләшмибез икән, димәк, әти -әнине дә, туганнарыбызны да, үзебезне дә яратмыйбыз дигән сүз. Бу дөрес түгел.
Туган телебезне саклап калыйк!
Азалия Әсфәндиярова 8 нче "А" сыйныф
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
- Бу шигырь юлларын татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай язган. Үзенең татар телен яратуын ул шигырь юлларында күрсәткән.
Ләкин, кызганычка каршы, хәзерге вакытта туган телебез кискен хәлдә. Милләтнең шактый өлеше шул телдән мәхрүм яки аны начар белә. Хәзерге заманда татар телен кысалар кебек. Әмма шулай булса, татар теле, татар халкының гореф- гадәтләре югала башлаячак.
Болар милләтнең бетүенә китерергә мөмкин. Ана теле һәрвакытта беренче урында торырга тиеш, чөнки аның аша дөньяга, аң-белемгә юл ачыла. Безнең төп бурычыбыз - үз халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, халкыбызның тарихын хөрмәт итү , аларны киләчәк буыннарга да саклап калу. Ә бу туган телебезне саклап калу белән турыдан туры бәйләнгән.
Иң гүзәл телләрнең берсе - минем туган телем
Рәсим Кәримов, 8 нче сыйныф
- Һәр кешенең үзенең туган теле бар. Иң матур, иң гүзәл телләрнең берсе- минем туган телем- татар теле. Борынгы бабаларыбыздан ук мирас булып калган бу телне без югалтмаска, ә сакларга тиеш.
Ә шулай да кемнәрдер үзенең туган татар теленнән башка телне өстенрәк күрәләр. Туган телләрендә сөйләшмиләр. Бу бигрәк тә бездә шулай. Ә менә чит өлкәләрдә, чит илләрдә дә татар телен күбрәк өйрәнәләр, хөрмәт итәләр. Без моны телевизордан "Татарлар" тапшыруыннан бик еш күрәбез.
Мин үземнең туган телемне бик яратам һәм аның белән горурланам.
Туган тел ул - әткәй- әнкәмнең теле
Илсаф Зарипов, 8 нче "А" сыйныф
- Ул әби-бабайлардан килгән тел.
Минем туган телем -ул татар теле. Иң матур һәм бай телләрнең берсе. Минем гаиләм өйдә татар телендә генә сөйләшә,-шулай ук мин дә үз туган телемдә сөйләшергә тырышам. Кайвакыт мин белми торган сүзләрне әниемнән һәм әтиемнән сорыйм.
Кайбер кешеләр үз туган телләрен бөтенләй оныталар, чөнки башка телләрдә күбрәк сөйләшәләр. Минем уйлавымча, бу кешеләр дөрес эшләмиләр. Дөресен әйткәндә, алар үз туган телләренә хыянәт итәләр.Мин яшәгән бистәдә, күбесенчә, рус телендә генә сөйләшәләр.
Татарлар бер- берсе белән аралашканда шулай ук рус телендә сөйләшәләр. Бу уку елында Татарстан мәктәпләрендә дә татар теле дәресләрен кыскарттылар. Шулай эшләгән кеше-татар телен хөрмәт итми.
Үз туган телебезне сакларга кирәк. Аның белән горурланырга һәм аны хөрмәт итәргә кирәк.
Җитәкчеләре - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза КУТУЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев